Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2025

Актанышта яшәүче хатын-кыз махсус операция хәрбиләре өчен үлән чәе әзерли

0

Актанышта яшәүче Рәмзия Вәлиева һәр ел саен җәен Илчебай авылына 99 яшьлек әнисе Халисә апа янына кайта. Биредә, болыннар һәм урманнар арасында, тормыш тигез, тыныч һәм гармонияле.

Рәмзия апа һәрвакыт, үләннәр җыеп, туганнары һәм дуслары өчен хуш исле чәй әзерли торган булган. Быел исә аның шөгыле яңа әһәмияткә ия булды. Хәзер Татарстан үләннәреннән җыелган чәйләр махсус операция хәрбиләрен җылыта. Һәрбер чынаяк – ул эчемлек кенә түгел, ә Туган яктан килгән хат: туган җирнең җылысы, якташлардан сәлам һәм якты киләчәккә ышаныч.

Рәмзия апа хәрбиләргә чәйләр әзерләп җибәрү турында Г.Тукай исемендәге китапханәдә Мөслимдә яшәүче шагыйрь һәм волонтер Рүзәл Минһаҗев белән очрашудан соң уйлана башлый. Волонтерның фронтка ярдәм итү турындагы сүзләре Рәмзия апаның йөрәгендә «Бу чәйләр безнең егетләргә кирәк!» дигән уй кузгата.

Шул ук көнне ул күршесе белән бергә дәфтәр бите зурлыгындагы капчыклар тегә һәм аларга үләннәр тутыра. Бер капчык чәй бер чиләк кайнар суга исәпләнгән. Бу кыр шартларында чәй пешереп эчү өчен бик уңайлы. Төнгә таба Рәмзия апа дүрт тартма чәй әзерләп өлгерә.

«Рүзәл безнең күчтәнәчне бик шатланып кабул итте. Ул, чәйне пешереп, алгы сызыкта солдатларны сыйлаган. Егетләргә аз гына булса да ярдәм итә алуыңны, аларга бер тамчы җылы бирә алуыңны аңлау чыннан да канатландыра», – дип искә ала Рәмзия апа.

Хәзер аның һәр көне мөһим миссиягә багышланган: таң атуга болыннарга, урманнарга бара, үләннәр җыя, киптерә һәм шифалы чәйләр әзерли. Чәй капчыкларына карлыган, кура җиләге, чия яфраклары, мәтрүшкә, меңъяфрак, җир җиләге һәм сырганак салына, ә чәйне баллы итү өчен киптерелгән алма һәм чия җимешләре өстәлә.

Үләннәр запасы артык күп була башлагач, Рәмзия апа, ярдәм сорап, «Ихлас гамәл» кибете хуҗасы Илина Арслановага мөрәҗәгать итә. Ул Рәмзия апаның игелекле эше турында башка хатын-кызларга сөйли. Шуннан соң көтмәгәндә төрле авылларда яшәүчеләр ярдәмгә килә.

Чишмәбаш авылында яшәүче 90 яшьлек Флүсә Мөхәммәтшина дистәләгән капчык теккән. Уразай авылыннан шагыйрә Кәдрия Саматова берьюлы 25 капчык әзерләгән.

«Аларга бик зур рәхмәт! Мин аларның һәркайсына кечкенә генә бүләк әзерләдем», - ди Рәмзия апа.

Ләкин ярдәм чәй капчыклары белән генә чикләнми. Шагыйрә буларак, ул һәр посылкага үзенең шигырь юлларын салып җибәрә. Хәрбиләр аның «Исән генә бул!» дигән шигырен аеруча яраткан. Ул егетләргә өчпочмаклы фронт хаты булып килеп ирешкән.

Рәмзия апа үзе башлап җибәргән кечкенә генә игелекле эш бөтен районны берләштерәчәк күркәм традициягә әйләнер, дип ышана. «Солдатларга безнең ярдәм бик кирәк. Аларның төшенкелеккә бирелмәве, үзләре турында хәтерләүләрен һәм аларны көтүләрен тоюлары мөһим. Әгәр безнең чәй белән җылы сүзләр аларның йөрәген җылыта һәм көч бирә икән, димәк, бу юкка эшләнми».

Җәй һәм туган йорт исе аңкый торган үлән чәе тутырылган капчыклар туган җирдән хәбәр алып килә: «Без сезнең белән. Без сезне көтәбез».

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net