Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2025

Жюри әгъзалары «Алтын минбәр» кинофестивале программасын югары бәяләде

0

«Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестиваленең жюри әгъзалары яхшы программа җыелган өчен сайлап алу комиссиясенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алар объектив буларга тырышачакларын ассызыкладылар.

«Безне кино берләштерде. Мин бу кино сәнгате бәйрәмендә булуыма шатмын. Шушы катлаулы вакытта катлаулы темаларны күтәргән без бәялисе фильмнар минем күңелемдә дә чагылыш таба. Бу фильмнар барысы да дөньяның күп төрлелеген күрсәтә», диде кинофестивальнең жюри рәисе, «Оскар» лауреаты Ресул Пукетти кинофестивальнең матбугат конференциясендә.

Оман кино җәмгыяте рәисе Мохаммед Абдулла Әл-Аҗми Казанны күп төрле мәдәниятләр тупланган урын дип бәяләп, биредә тупланган фильмнарда да төрле мәдәниятләр чагылыш табуын ассызыклады. Ул беренче мәртәбә Казахстан, Үзбәкстан фильмнары белән якыннан танышуын әйтте.

Мәскәү дәүләт мәдәният институтының анимация кафедрасы мөдире, продюсер, режиссер, сценарист Сергей Струсовский да үз чыгышын тупланган программаның кызыклы булуын күрсәтүдән башлады. «Коллегаларның нәрсә эшләүләрен күзәтү һәрвакыт файдалы, мин кызыклы эшләрне студентларыма күрсәтү өчен дә билгеләп барам. Фильмнар бик төрле – эчтәлеге дә, әйтергә теләгән фикерләре дә. Безгә лауреатны билгелисе бер дә җиңел булмас, чөнки анимация өчен бер генә приз каралган», диде ул.

Үзбәкстанның атказанган артисты, кино йолдызы Рано Шодиева жюри әгъзасы буларак документаль фильмнар каравын һәм инде берничә кинокартинаны билгеләп куюын әйтте. «Бигрәк тә кыска метражлы фильмнарны карарга яратам. Гадәттә бу форматны дебютантлар сайлый һәм алар үзләренең бар әйтәсе килгән фикерләрен сыйдырырга тырышалар», дип өстәде Рано ханым. Ул объектив эшләргә тырышачакларын да җиткерде.

«Жюри әгъзасы булу бик җаваплы хезмәт, чөнки объективлы дулкынын тоту бик катлаулы, ләкин без тырышачакбыз. Без ничек тә объектив таяну ноктасы табарбыз», дип вәгъдә бирде Иран кинорежиссеры, сценаристы Мохаммад Али Саҗади.

  • «Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестивале 5 сентябрьдә Камал театрының яңа бинасында ачылды. Ябылу тантанасы 9 сентябрьгә билгеләнгән.
  • Кинофестивальнең конкурс программасында 22 илдән 54 фильм катнаша. «Тулы метражлы нәфис фильмнар», «Кыска метражлы нәфис фильмнар», «Документаль фильмнар» һәм «Анимацион фильмнар» номинациясендә 10ар фильм булса, «Милли конкурс»ка 14 фильм кергән.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net