Татарстан торакны файдалануга тапшыру буенча еллык планны 87 процентка үтәгән
Татарстанның төзелеш тармагы инженерлык һәм социаль инфраструктура төзү һәм модернизацияләү буенча төп программаларны тәмамлау этабында. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәргән киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.
Алты программа буенча бурычлар тулысынча үтәлгән, ә калган программаларның күбесе тәмамлау этабында.
Бүгенге көнгә республикада 2 миллион 848 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 87 проценты. Коммерцияле күпкатлы төзелеш планы 36 процентка гамәлгә ашырылган – гомуми мәйданы 607 мең квадрат метрлы 75 йорт тапшырылган. Социаль ипотека программасы буенча еллык күрсәткеч 78 процентка үтәлгән: 35 йортның 16сы (125 мең квадрат метр) әзер. Шәхси торак төзелеше 2 миллион 115 мең квадрат метр тәшкил иткән.
Ятим балалар категориясендә 450 торак бина төзү турында дүрт дәүләт контракты төзелгән. «Яшь гаиләләр» категориясендә 69 субсидия алучының 57се акчалардан файдаланган, 12 гаилә әлегә туры килә торган торак эзли. Күп балалы (биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче) гаиләләр категориясендә 27 гаиләнең 10сы сертификатны кулланган, калган 17 гаилә өчен торакны ТР Дәүләт торак фонды сайлый.
«Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү» республика программасы кысаларында юллар һәм су белән тәэмин итү челтәрләре төзелә. Юллар буенча план 58 процентка, ә су белән тәэмин итү буенча план 28 процентка үтәлгән. Күптән түгел Биектау районында яңа объект тапшырылган.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында өч объект төзелә. Алар 98 процентка төзеп бетерелгән. Объектларның берсе Чирмешән районында тапшырылган.
Быел республикада 13 белем бирү объекты төзелә: сигез мәктәп (82 процентка әзер) һәм биш балалар бакчасы (61 процентка төзеп бетерелгән). 53 сәламәтлек саклау объектының 47се – фельдшер-акушерлык пункты. Аларны төзү программасы тәмамланган. Биектау һәм Сарман районнарында ике яңа объект файдалануга тапшырылган.
Медицина учреждениеләре буенча план 93 процентка үтәлгән. Шулай ук Әлмәттә гомуми практика һәм педиатрия табибы үзәге төзелеше тәмамланган.
Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган программалар арасында 11 объект бар: өч яшьләр үзәге (83 процентка әзер) һәм сигез сәламәтләндерү лагере (56 процент). Тәтеш районында бер объект тапшырылган. 23 спорт объектының иң зурысын – Футболны үстерү үзәген төзеп бетерәсе калган (47 процентка әзер).
Мәдәният өлкәсендә дүрт объект гамәлгә ашырыла: өч күпфункцияле үзәк һәм авылда урнашкан мәдәният йортын реконструкцияләү. Эшләр 48 процентка әзер. Республиканың зур экологик проекты – Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү 93 процентка үтәлгән. Әлеге проект «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Республикада башкарма комитетлар һәм янгын сүндерү деполарын төзү программалары төгәлләнә. Соңгы ике атнада Нурлат, Минзәлә һәм Актаныш районнарында объектлар тапшырылган. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү программасы буенча бер генә объект Чүпрәле районында (96 процентка әзер) калган.
Җәмәгать урыннарын төзекләндерү эшләре 61 территориядә алып барыла. Быел 19 райондагы 21 киңлек әзер. Гомуми үтәлеш дәрәҗәсе – 95 процент
Җитештерүдә имгәнү очракларын киметү юнәлешендә актив профилактик эш алып барыла. Ел башыннан бирле 1777 тикшерү үткәрелгән, 4647 хокук бозу очрагы теркәлгән, шуларның 4427се инде төзәтелгән.
Урамнардагы яктыртуны торгызу (11 районда 138 объект тапшырылган) һәм газ челтәрләрен төзү программалары төгәлләнгән. Халыкны су белән тәэмин итү программасы 92 процентка үтәлгән: 88 объектның 71е тәмамланган, шул исәптән аларның 17се соңгы ике атнада файдалануга тапшырылган. Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализацияне ремонтлау, Буада һәм Болгарда объектларны төгәлләү өлкәсендә дә шул ук күрсәткеч.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» кысаларындагы күрсәткеч 93 процентны тәшкил иткән. Саба районында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү төгәлләнгән. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча чаралар 90 процентка үтәлгән: 136 объектның 55е эшли, шуларның 38е соңгы ике атнада тәмамланган.
