Метшин Володинның махсус операция хәрбиләрен мәктәпләрдә укытырга чакыру идеясен хуплады
Бөек Ватан сугышы геройлары үрнәгендә үскән буыннарның дөньяга карашы һәм мөнәсәбәте нәкъ менә әлеге образлар аша формалашты. Бу хакта Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Айдар Метшин телеграм-каналында белдерде.
Ул ассызыклаганча, Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинның махсус хәрби операция катнашучыларына мәктәпләрдә үзләренә якын булган фәннәрне укыту мөмкинлеген бирү тәкъдиме дә шул ук максатка нигезләнгән – яшь буынны чын патриотизм мисалларында үстерү һәм аларда ил тарихына карата хөрмәт тәрбияләү.
Патриотик тәрбия бирү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
