Үзбәкстан Президенты АКШ Президентын Ташкентка чакырды
Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев АКШ Президенты Дональд Трамп белән телефоннан сөйләшү үткәрде һәм аны Ташкентка чакырды. Бу хакта Үзбәкстан башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әңгәмә барышында лидерлар ике яклы партнерлыкны ныгыту һәм террорчылыкка, экстремизмга һәм легаль булмаган миграциягә каршы көрәшне дә кертеп, иминлек өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алыштылар.
Дональд Трамп Үзбәкстанда икътисадны модернизацияләүгә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән реформаларны уңай бәяләде. Үз чиратында, Шәүкәт Мирзиеев Трамп администрациясенең эчке һәм тышкы сәясәттәге уңышларын билгеләп үтте һәм АКШның халыкара һәм төбәк конфликтларын тыныч хәл итүгә керткән өлешен ассызыклады.
«Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиеев һәм АКШ президенты Дональд Трампның телефон аша сөйләшүе ачык, конструктив һәм дустанә атмосферада узды», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
