Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2025

«Алтын минбәр» Рөстәм Миңнеханов, Ольга Любимова һәм Равил Гайнетдин котлавы белән ачылды

0

«Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестивале Камал театры бинасында ачылды.

Кинофестивальгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов юллаган сәламләү сүзләрен Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, ә Россия Мәдәният министры Ольга Любимованың котлауларын Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова укыды. Тантанада «Алтын минбәр» кинофестивале Президенты, мөфти Равил шәех Гайнетдинның сәламләү сүзләре дә яңгырады

Васил Шәйхразиев «Алтын минбар» кинофестивале катнашучыларын Татарстан Хөкүмәте, кинофестивальнең оештыру комитеты исеменнән сәламләде. «Хөрмәтле кинофестивальдә катнашучылар, мөхтәрәм жюри, Казаныбызга хуш килдегез! Без башкалабызда «Алтын минбәр» кинофестивале үтүенә шатбыз. Бездә бик күп халыкара форумнар үтә, аларның күбесе икътисад, спорт белән бәйле. Шулай да елга бер мәртәбә кинофестивальгә җыелабыз», - диде ул.

Ул кинофестиваль ачылу тантанасының халыкара стандартлар буенча төзелгән яңа театр бинасында үтүенә дә игътибарны юнәлтте. Кинофестивальнең республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүен дә ассызыклады.

«Әлеге уникаль кинофорум 20 елдан артык дөнья кинематографистларын «Мәдәниятләр диалогы аша диалог культурасына» девизы астында берләштерә. Ул гомумроссия масштабындагы зур чарага, мәдәниятара һәм динара аралашу мәйданына әверелде. Ислам кинематографиясе бүгенге көндә үзенчәлекле, динамик сәнгать, ул традицион кыйммәтләрнең универсаль телендә сөйләшә һәм күңелнең иң нечкә кылларына кагыла», - дип Рәиснең сәламләү сүзләрен укыды Васил Шәйхразиев.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова кинофестивальнең 21нче тапкыр үткәрелүен ассызыклады һәм аның әле дә беренче башлангандагы традицияләргә тугры калуын әйтте. «Бу безнең өчен кино бәйгесе генә түгел, кешелекнең төп кыйммәтләре турында кинофильмнары бәйгесе. Без үзебез белән киләчәккә аласы кыйммәтләр турында сүз бара», - диде ул.

Министр киләсе елга Казанның ислам дөньясының башкаласы дип игълан ителүен дә искәртте. «Без киләсе елга бик күп кунаклар кабул итәчәкбез. Безнең кунакчыл халык – дуслык белән килгән кешегә йөрәкләребез ачык», - диде ул сәхнәдән.

Ирада Әюпова Россия мәдәният министры Ольга Любимованың сәламләү хатын да укыды. «Кинофестиваль шушы вакыт эчендә Россиянең мәдәни тормышында әһәмиятле урын алды, Россия һәм чит ил кинематографистларына иҗади аралашу өчен уникаль мәйданчыкка әверелде. Казан форумы ел саен төрле илләрдән үзенчәлекле кызыклы фильмнар тәкъдим итә, яңа авторлар ача», дип язылган иде котлау адресында.

Равил Гайнетдинның сәламләү хатын тамашачыга алып баручылар җиткерде. «Кинофестивальгә «Алтын минбар» исеменең кайтуын символик мәгънәгә ия дип саныйм. Әлеге кинофестиваль төрле илләрнең киноматографистлары өчен гомумкешелекнең төп идеаллары турында фикер алыша торган чын трибунага әверелде. Ул иҗатларында рухи кыйммәтләр чагылган профессионалларны һәм һәвәскәрләрне берләштерә торган уникаль киңлек. Бу кинофестиваль күпләрнең тормышындагы якты, көтеп алган вакыйга», диелгән иде хатта.

Кинофестиваль ачылу тантанасында «йолдызлы» кунаклардан Россиянең халык артисты, педагог Елена Цыплакова, опера җырчысы һәм актриса Любовь Казарновская чыгыш ясады. Жюри әгъзаларына традицион түбәтәйләр һәм калфаклар тапшырылды.

Жюри исеменнән кинофестивальне Ресул Пукутти сәламләде. «Без кайдан гына килсәк тә, безне кино сәнгате берләштерә. Ислам сәнгатькә каршы дигән стереотип бар. Ләкин соңгы 40 елдагы кино тарихына карасак, нәкъ ислам дөньясы гуманизмны һәм кешелек кыйммәтләрен күтәрә. Без монда җыелганбыз икән, безне бер дин һәм бер эмоция берләштерсен», - диде ул.

Тантана барышында бәйгедә катнашачак фильмнар турында өч телдә – татарча, русча һәм инглизчә мәгълүмат бирелде.

Кинофестиваль ачылу тантанасының икенче өлеше буларак, ачылыш фильмы тәкъдим ителде. Бу Александар Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» фильмы иде.

  • Кинофестиваль 9 сентябрь көнне шушында ук – Камал театрының зур залында ябылачак.
  • Бәйгенең төп фильмнары «Родина» кинотеатрының ике залында бара.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net