«Татар-информ»да «Милләт Җыены» турында сөйләшәчәкләр
19 августта, 13:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Милләт Җыены» чарасына багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, Татар хатын-кызларының «Ак калфак» төбәк иҗтимагый җәмгыяте җитәкчесе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленара Кутеева, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының татар төбәкчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Милли Шура әгъзасы, «Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» советы рәисе Альберт Борһанов, «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» рәисе, татар яшьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Райнур Хәсәнов катнаша.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.
