Кадим Нуруллин: Халык оркестры Кытай шәһәрләре буйлап беренче тапкыр турне ясый
Быел Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры коллективы Кытайның 15 шәһәре буенча гастрольга китәчәк. Бу хакта оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр итте.
«Октябрьдән башлап ноябрьгә кадәр, бер ай чамасы, без Кытайның 15 шәһәрендә концерт куячакбыз. Шанхайдан башлыйбыз. Кытай-Россия мөнәсәбәтләре тарихында беренче тапкыр халык оркестры Кытай шәһәрләре буйлап турне ясый. Программага татар һәм кытай музыкасы да кертеләчәк, шулай ук быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, әлеге тематикадагы әсәрләр дә аз булмаячак», – дип билгеләп узды филармониянең директоры Кадим Нуруллин.
