Сергей Майоров: Татарстан пилотсыз очкычлар җитештерү буенча Россия үзәге булырга мөмкин
Татарстанның пилотсыз очкычлар җитештерү буенча Россия үзәге булу өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Республикада инде хәзер үк төрле билгеләнештәге пилотсыз очкычлар җитештерелә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР сәнәгать кластеры идарәсе рәисе, республика сәнәгать һәм сәүдә министры киңәшчесе Сергей Майоров сөйләде.
«Бездә фәнни үзәкләр, заводлар, кадрлар һәм авиакомпонентлар җитештерелә», – дип ассызыклады агентлык әңгәмәдәше.
Майоров фикеренчә, пилотсыз очкычларны авыл хуҗалыгында, йөк ташуларда һәм туризмда куллану аеруча актуаль булачак.
