Миңнеханов CTTICның «Атом» электрокары проекты белән эшенә ярдәм итәргә әзер булуын әйтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген CTTIC фонды партнеры, CTTIC Stones (Shanghai) Consulting Management Сo. Ltd идарәче директоры Янг Цимин әфәнде белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Сөйләшү «РОСТКИ» III Халыкара форумы кырларында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов кунакка форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде. CTTIC компаниясе транспорт һәм инновацион индустрия өлкәсендә Кытайның әйдәп баручы дәүләт корпорацияләренең берсе булып тора. Ул цифрлаштыруны һәм акыллы транспорт системаларын үстерүгә юнәлдерелгән инвестиция фондлары белән идарә итә.
Сөйләшү барышында ТР Рәисе Татарстанның Кытай инвесторларын үзендә сәламләвен билгеләп үтте. «Бездә уңайлы эш һәм бизнес үсеше өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган», – дип ышандырды ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук CTTIC компаниясенең «Атом» электромобилен эшләү һәм җитештерү проекты белән хезмәттәшлек итүен искәртте. Ул бу мәсьәләдә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.
«Атом» - беренче Россия электромобиле, ул 70 проценттан артык реаль локализацияле. Проектны «Кама» АҖ эшләгән, аның төп офисы Чаллыда урнашкан. Компания бүлекчәләре Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Тольяттида, шулай ук Кытайда эшли. Башта машиналарны шулай ук Чаллыда җитештерү турында уйлаганнар, ләкин аннары бу планнан баш тарталар. Проектка Россиянең 1000нән артык һәм Кытайның 200 белгече җәлеп ителгән.
«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумы Казанда 18 һәм 19 августта уза. Чарага 32 илдән, Россиянең 59 төбәгеннән һәм Кытай Халык Республикасының 24 территориаль административ бүлекчәсеннән катнашучылар теркәлгән. Форумда барлыгы 10 меңгә якын кеше катнашачак.
