Добавить новость
123ru.net
World News
Август
2025

Әлмәт театрының заманча драматургия интенсив семинарында тугыз пьеса язылган

0

Быел Әлмәт театры папкасында остазлар карамагында язылган өр-яңа тугыз пьеса барлыкка киләчәк. Заманча драматургия интенсив семинарында катнашучылар пьесаларын ноябрьгә кадәр төгәлләп театрга тапшыру турында йөкләмә алды.

«Сезнең алда сентябрь һәм октябрь айлары бар. Без ноябрь аенда пьесларны режиссерларга бирәчәкбез. Ә февраль аенда эскизлар тәкъдим ителәчәк», – диде Заманча драматургия интенсив семинар кураторы, режиссер Зиннур Сөләйманов.

Зиннур Сөләймановның авторлык методикасы буенча Әлмәт театрында 2 көн дәвамында үткән семинарның икенче этабы кысаларында 9 пьеса анализланып, авторларга алга таба эш юнәлеше күрсәтелде.

Театр тәнкыйтьчесе, арт-менеджер Павел Руднев, язучы һәм сценарист Родион Белецкий, режиссер Искәндәр Сакаев һәр пьесаны алдан укып әзерләнеп килгән иде. Павел Руднев һәм Родион Белецкий әсәрләрнең сәнгати һәм техник ягын карап, киңәшләр бирсәләр, Искәндәр Сакаев аларны режиссер буларак карап, перспективаларын күзаллады.

«Рәхмәт сезгә – сез безгә дөрес юлны күрсәттегез, шәхсән мин дөрес юлда бараммы икәнлегемне күрдем. Сезнең белән чагыштырып үз сәгатьләребезне төзәтә алдык дияргә мөмкин», – диде катнашучыларның берсе Юлия Исмәгыйлева. Башка катнашучылар да аңа кушылдылар.

«Хөрмәтле экспертлар бик гади тел белән бөтенесен җентекләп аңлаттылар. Мондый коллектив фикерләшү өеңдә китап укыганга караганда кадерлерәк һәм файдалырак. Бу семинардан соң һәрберебезнең пьесасын эшләп бетерү теләге тугандыр», – диде оештыручыларның һәм катнашучыларның берсе булган драматург Равил Сабыр.

«Камал театрында да драматургия семинары бара. Әлеге семинарның остазы Мансур Гыйләҗев әйтүенчә анда «Бер генә пьеса язылса да, лаборатория уңышлы саналачак» диелгән. Минем иманым камил – бездә күбрәк пьесалар чыгачак. Барыгызга да рәхмәт», – дип дәвам итте ул.

«Миңа безнең драматурглар гел «Куймыйсыз», дип бәйләнеп килделәр. Югыйсә, яхшы әсәр килсә театрлар чират торып куярлар иде. Миндә әлеге семинарның дәвамы буларак тагын әллә күпме хыяллар барлыкка килде», – диде театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Ике көнлек семинар кысаларында язылган әсәрләргә анализдан тыш, язучы һәм сценарист Родион Белецкийның лекциясе дә, мастер-классы да, Искәндәр Сакаевның инсценировка ясау буенча киңәшләре дә, заманча драматургия буенча фикер алышулар да үтте.

Кич кунакларга «Йорт» иммерсив спектакле күрсәтелде.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net