Миңнеханов төзелешне һәм торак-коммуналь хуҗалыкны цифрлаштыруда өстенлекләрне билгеләде
Татарстанда төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагында цифрлы технологияләрне уңышлы гамәлгә кертүгә дә карамастан, республикада хәл итүне таләп иткән мөһим бурычлар кала әле. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РЕБУС 2025» форумының пленар сессиясендә шундый фикерен белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.
Татарстан лидеры сүзләренчә, барыннан да элек инженерлык инфраструктурасын цифрлаштыруны төгәлләргә кирәк, бу мәгълүматны кәгазьдә саклаудан тулысынча баш тартырга һәм кеше факторын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Өстенлекләрнең тагын берсе – объектлардан файдалануны үзәкләштерү, ул аларның тормыш циклы белән идарә итү, хезмәт күрсәтүне стандартлаштыру, үтә күренмәле контроль һәм чыгымнарны оптимальләштерүнең бердәм системасын тәэмин итәчәк. Нәтиҗәдә, процесста катнашучыларның тагын да оперативрак эшчәнлеге өчен челтәрләрнең бердәм картасы булдырылачак.
«Дәүләт һәм бизнесның реаль вакыт режимында барлык тоташу нокталарын бердәм платформада күрү мөмкинлегенә ия булуы мөһим», - диде Миңнеханов.
ТР Рәисе искәрткәнчә, барлык процессларны комплекслы цифрлаштыру төзелеш срокларының өзелү куркынычын киметер, проектлаудан алып объектларны файдалануга тапшыруга кадәр барлык этапларны оптимальләштерер һәм гражданнарның цифрлы сервислардан уңайлы файдалана алуын тәэмин итәр дип көтелә.
