Рөстәм Миңнеханов «Россия почтасы» генераль директоры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо»да ачылган «РОСТКИ» III Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы кырларында «Россия почтасы» АҖ генераль директоры Михаил Волков белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әңгәмә барышында Миңнеханов почта бүлекләренең, бигрәк тә авыл халкы өчен, мөһим социаль объект булып калуын билгеләп үтте. Ул республикада почта хезмәткәрләренә ярдәм итү программасы гамәлдә булуын искәртте, аның кысаларында элегрәк хезмәткәрләргә өстәмә түләүләр өчен субсидияләр каралган иде.
Төбәк башлыгы искәрткәнчә, Татарстанда модернизацияләү программасы актив гамәлгә ашырыла: соңгы өч елда республикада 73 почта бүлеге ремонтланган. Аның сүзләренчә, «Россия почтасы» төбәк икътисадында мөһим роль уйный, алдынгы сәнәгать предприятиеләренә логистик хезмәтләр күрсәтә, һәм бу юнәлештә хезмәттәшлек дәвам итәргә тиеш.
Михаил Волков, үз чиратында, Татарстанны компания өчен төп субъектларның берсе дип атады. Ул билгеләп үткәнчә, республика «Россия почтасы»на бигрәк тә почта бүлекләрен яңарту өлкәсендә шактый зур ярдәм күрсәтә, һәм монда гамәлгә ашырыла торган кайбер проектлар инде федераль дәрәҗәгә чыга. Аның сүзләренчә, Татарстанда көчле команда формалаштырылган, аларга эшнең яңа юнәлешләрен ышанып тапшыралар.
Яклар транспорт-логистика инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре, шул исәптән Казан логистик почта үзәге перспективалары турында фикер алышты.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Волков Татарстан Хөкүмәте белән «Россия почтасы» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Документ республикада яшәүчеләр өчен почта хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыруны, бүлекчәләрне алга таба яңартуны һәм челтәрне кадрлар белән тәэмин итүне күздә тота.
