Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» повесте төрек теленә тәрҗемәдә басылып чыкты
Төрек китап сөючеләре татар әдәбиятының тагын бер язучысы һәм әсәре белән танышты. Әдәбият галиме Чулпан Зариф-Четин язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» повестен төрек теленә тәрҗемә итте. Ул Евразия язучылар берлегенең «Бәнгү» нәшрияты тарафыннан басылып чыкты.
«Бу әсәр минем күңелемә бик якын. Миңа Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү» һәм «Торналар төшкән җирдә» әсәрләренең берсен тәрҗемә итәргә тәкдим иттеләр. Мин «Торналар төшкән җирдә» повестенә тукталдым. Чөнки анда татар халкының милли бизәкләре, татар авылы көнкүрешен тасвирлау югарыда дәрәҗәдә бирелгән. Әсәрдә мин үскән туган як төбәгенең йолалары, гореф-гадәтләре, кешеләре, табигате искә алыну да бу повестне тәрҗемә итәргә илһамландырды», - дип сөйләде тәрҗемәче Чулпан Зариф-Четин «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә.
Төрекчә басылган «Торналар төшкән җирдә» китабына кереш сүзне дә Чулпан Зариф- Четин үзе язган. Ул анда Мөхәммәт Мәһдиевнең үзенчәлекле каләм иясе булуын белгертеп, әсәрләренә кыскача анализ ясаган. Роман, повестьләренең күбесе татар авылларына мәдхия кебек яңгыравын ассызыклаган. «Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә чынбарлык, драма, лирика, юмор, сатира бергә үрелеп бара. Ул бер вакыйгадан икенчесенә яки бер чордан икенче дәвергә күчкәндә күперләр кормый. Аның үзенчәлекле тасвирлау теле татар әдәбияты өчен аерым бер хәзинә», - дип бәяләгән әдәбият галиме Чулпан Зариф-Четин.
Төрекчә китапның редакторы - тәрҗемәченең элеккеге студенты, Роза Туфитуллованың «Язмыш җиле» әсәрен төрекчәгә тәрҗемә иткән яшь галимә, Афйон Коҗатәпә университетында эшләүче Гөлшаһ Йылмаз. Китап тышлыгына фоторәсем Гәүһәр Мәһдиева-Хәсәнова архивыннан алынган.
Шунысы да игътибарга лаек, Чулпан Зариф-Четин татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевне һәм аның әсәрләрен төрек укучыларына беренче булып таныткан галимә. Аның «Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» повестендә авылны һәм авыл халкын сагыну» дигән мәкаләсе 2021 елда Карс шәһәрендәге Кавказ университетының «Төрки дөнья теле, мәдәнияте һәм әдәбияты тикшеренүләре» журналында басылып чыкты һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә яңгырады.
