Добавить новость
123ru.net
World News
Август
2025

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе участок сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы укыта

0

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика районнарында участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен белем бирү программасын тормышка ашыра. Бердәм тавыш бирү көне алдыннан 22 мең чамасы кеше сайлау барышы, закондагы яңалыклар һәм участок сайлау комиссияләре эшенә таләпләр турында лекцияләр тыңлый. Бу хакта Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзәк сайлау комиссиясе участок комиссияләре эшенең бөтен этабын – сайлаучылар исемлеген төгәлләштерү, тавыш бирү йомгаклары буенча машина укый торган код белән беркетмә төзү һәм аларны территориаль сайлау комиссиясенә тапшыруны колачлаган белем бирү программасы әзерләгән.

Дәресләрне Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, бүлек җитәкчеләре, аппарат хезмәткәрләре һәм профильле белгечләр алып бара. Участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен соңгы семинар Чистай шәһәренең «Чистай» мәдәният үзәгендә узган. Анда Алексеевск, Яңа Чишмә, Спас һәм Чистай районнары сайлау комиссияләреннән 200 вәкил катнашкан. Эксперт буларак Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова һәм белем бирү программасы кураторы Валентина Каменькова чыгыш ясаган. Якын арада Татарстанның Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту планлаштырыла.

Укыту әкренләп республикадагы барлык сайлау комиссиясе әгъзаларын колачларга тиеш. Аның йомгаклары буенча, барлык тыңлаучылар да белем дәрәҗәсен билгеләү өчен тест узачак.

«Сайлау комиссияләре кадрлар составының әзерлек дәрәҗәсенә бик күп нәрсә, шул исәптән сайлаучыларның тавыш бирү барышына һәм аның легитимлыгына мөнәсәбәте дә бәйле. Шуңа күрә укыту сайлау комиссияләре әгъзаларының һөнәри белемнәренә булышуга юнәлгән», – дип сөйләде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көне 14 сентябрьдә була. Бөтен республика буенча территориаль сайлау участоклары иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр эшләячәк. Татарстан халкы Республика рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда, ә Чаллы шәһәренең Комсомол районы халкы Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлауда катнаша алачак.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net