Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2025

Кадим Нуруллин: Минтимер Шәймиевның кабул итүе онытылмаслык вакыйга булды

0

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның кабул итү бүлмәсендә булган вакыйганы сөйләде.

«Филармония директоры вазифасына 28 яшемдә билгеләделәр. Минтимер Шәймиевның кабул итүе онытылмаслык вакыйга булды, дисәм, һич кенә дә ялган булмас. Ул чакта Илһам Шакиров, Айдар Фәйзрахманов белән бергә барган идек. Президентка хатны да алар исеменнән язган идек, мин анда фамилиямне куймадым. Тормыштан зарланып язмадык. Проблемалар бар, шуларны хәл итү турында сүз кузгаттык. Ник дигәндә, дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителә торган мәсьәләләр иде алар», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, хатны язганда кичекмәстән хәл итәргә кирәкле биш мәсьәлә җыелган. «Илһам ага белән Айдар абый кереп киттеләр, мин Президент кабинетының ишек төбендә калдым. Чакырмыйлар да чакырмыйлар... Көткән кешегә озак бит инде. Өметемне дә җуйдым. Шул ук вакытта бераз шүрләтә дә, «нишләп сез анда малай-шалайны куйдыгыз» дип сүгәр дә төсле», – дип искә алып сөйләде филармония директоры.

«Берзаман кабинетка чакырып алдылар. Кыймыйча гына кердем. Минтимер Шәрипович кебек дипломатны күргәнем юк иде. Аның тәрҗибәсе искиткеч! Шулай итеп өстәлнең бер башына мине утыртты, икенче башына үзе утырды. Илһам абый, Айдар абый тальян гармун белән кереп киткән иделәр, Минтимер Шәрипович иң әүвәл: «Безнең җырлаганны ишеттеңме?» – дип сорады. «Юк, ишетелмәде», – дидем. «Аның каравы, без синең сулыш алганыңны ишетеп утырдык», – диде. Аннан: «Ә сиңа ничә яшь?» – дип сорады. Мин яшемне әйтмәдем. «Сез үзегез дә 25 яшьтә Татарстан АССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булгансыз», – дип ычкындырдым. Ул рәхәтләнеп көлде. «Булдырган кешенең яшьли дә була, булмаса, ул олыгайгач та булмый, Кадим», – диде дә, шулай итеп, әлеге сорау башка калыкмады», – диде Кадим Нуруллин.

Ул Минтимер Шәймиев белән аралашу ихлас һәм гади булганын әйтте.

«Әйтерсең лә әтиең белән гапләшәсең. Аның янына тагын өч-дүрт тапкыр керергә туры килде. Аларның һәрберсе күңелдә. Ә теге биш сорауның икесен кабул иткәннән соң, өч хатны кире төртте. «Син миңа бер еллык эш калдырып чыгасың бит», – диде. Бөтенесе дә финанска бәйле, ниндидер карарлар кабул итәргә кирәк, берсе дә җиңел түгел. Ә мин аңа болай җавап бирдем: «Филармония җитәкчелегенең Сездә 70 ел булганы юк икән, бу – 70 елда җыелган сораулар», – дидем. Бу җавап та ошады булса кирәк. Шушы сүзләрдән соң, Минтимер Шәрипович калган өч хатны да үзенә алды», – диде филармония директоры.

Кадим Нуруллин биш мәсьәләнең дә уңай хәл ителүен билгеләп үтте. «Моның зур эш булганлыгын хәзер генә аңлыйм. Хезмәттәшләрең теләктәшлек белдермәсә дә алга китеш булмаган булыр иде», – дип сөйләде ул.

  • Кадим Нуруллин – Шәймиевкә биргән җаваплары, хатынының сабырлыгы һәм командасы турында





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net