Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2025

Сәйдәш музее уздырган танышу кичәсендә: Фольклор уеннары көндәлек тормышта да булсын иде

0

Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музее ишегалдында яшьләр өчен танышу кичәсе оештырылды. Әлеге чара тере музыка, бию һәм дусларча аралашу мохитен яратучылар өчен җылы очрашу булды.

Программада баянчы Айбулат Харисов татар милли көйләрен яңгыратты, Алия Төхбәтуллина һәм Сәидә Кадыйрова бию перфоманслары һәм мастер-класс күрсәтте, Алсу Мәгъсумҗанова интерактив уеннар тәкъдим итте. Кичәдә «түгәрәк уен», «кара-каршы» уены, «каеш белән уйнау», «җәзалау» уены, «капка» кебек уеннар булды.

«Мин биюләр белән шөгыльләнәм. Биюләр тормышыбыздан китә бара бит, дип уйладым. Хәер, элек бию бөтен җирдә бар иде. Элек кешеләр белән җыелганда гел бии идек. Әби-бабаларбыз гармунга биеп, аулак өйгә җыелып уеннар уйнаган, безнең буын исә дискотека биюләрен бии иде. Хәзер инде минем балаларым үсеп килә. «Балаларым белән уйныйммы? Мин аларга нинди уеннар тапшырам соң?» – дигән сорау туды. Фольклор уеннары турында искә төшерергә кирәк, аларны әби-бабаларыбыз безнең кебек яшь вакытларында уйнаган. Аны һәр кеше уйный алсын өчен әлеге уеннарның көндәлек тормышта булуын телим», – диде Алсу Мәгъсумҗанова.

Ул фольклор уеннарының тәрбияви чара булуын, кешеләргә аралашу өчен бер форсат икәнлеген әйтте.

«Татар фольклоры гына түгел, рус, чуваш фольклорыннан алынган уеннар да булды. Ләкин фольклор – киң колачлы ул. Аеруча күрше халыклар бергә яшәгәндә аларның фольклорында уртак яклар күп була. Алсу Мәгъсумҗанова бик күп фольклор уеннарын белә. Нинди генә чара булса да, ул халыкның кәефен сизә, шуннан чыгып уеннарны сайлый һәм тәкъдим итә. Шуңа күрә дә бу уеннарны халык рәхәтләнеп уйный. Бу алдан уйланылмый, күп очракта импровизация була. Бүген дә бер-берсен белмәгән кешеләр җыелды, алар вакытны бөтенләй башка – гадәти булмаган форматта үткәрде», – диде «Татар-информ»га Сәидә Кадыйрова.

Аның фикеренчә, фольклор уеннарын уйнау сирәк күренеш. «Әмма формат бик шәп, чөнки уеннар күңелле. Кызганыч, хәрәкәтчән уеннар хәзер безнең тормышта сирәк уйнала. Өстәл уеннары да бар, аларны уйнарга яратучылар да бар. Әмма без мондый форматта да уйнап булуын күреп торабыз. Мөмкинлек булганда җыелып, күңел ачып, фольклор уеннарын уйнап калыйк. Сәйдәш музее тәкъдим иткәч, без бик теләп риза булдык. Урыны да бик әйбәт, монда чит кешеләр килми. Күп кеше җыелмаса да, бирегә иң-иңнәре генә килде. Һәм без инде күптәнге дуслар кебек уеннар уйнадык», – диде Сәидә Кадыйрова.

Ул әлеге уеннарның танышу өчен юнәлдерелгәнен искәртте. «Яшьләргә мөрәҗәгать итәсем килә: үзегезгә татар мәдәниятен һәм фольклорын яраткан пар табасыгыз килә икән, монда килегез! Һәр пәнҗешәмбе «Хәрәкәттә-бәрәкәт» бию остаханәсе оештырыла, әмма Сәйдәш музее ишегалдында татар кичәсе яшьләргә танышу өчен менә дигән форсат», – диде.

Педагог-хореограф Алия Төхбәтуллина мондый кичәләрне ешрак оештырырга кирәк дип исәпли.

«Милли гореф-гадәтләр, татар теле, мәдәнияте сакланып калсын өчен кирәкле чара. Биредә җырлы-биюле уеннар да күп булды. Татар яшьләре бер-берсе белән якыннан таныша, аралаша ала. Минемчә, безнең тормышта менә мондый кичәләр җитми. «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проект һәр пәнҗешәмбе оештырыла, аның турында да белеп алып, ашкынып килсеннәр иде. Кешеләр татар сәнгатен яратып, чараларга килә икән, бу без – артистлар өчен дә горурлык хисләре тудыра. Алга таба да дәвамлы булыр дип өметләнәбез», – диде ул.

Танышу кичәсе тәм-томнар белән чәй эчү һәм күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net