Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2025

Райнур Хәсәнов: Милли мәгариф системасын булдырып кына татар зыялылары барлыкка киләчәк

0

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына «Туган тел» төшенчәсен «Россия Федерациясе халкы теле» дип үзгәртү рәвешендәге төзәтмә кертергә телиләр. Төбәкләр фикерен исәпкә алмыйча, мондый төзәтмә кертүгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты да кискен каршылык белдергән. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов әлеге парламент әгъзасы булып тора.

«Безгә туган тел фәне белән генә чикләнү түгел, тулысынча милли мәгариф системасын булдыру мөһим. Тулысынча үз туган телебездә балалар бакчасыннан башлап, аннары милли мәктәптә татар теле фәнен генә түгел, физика, математика, биология кебек фәннәрне татар телендә өйрәнү һәм аннары милли университет. Милли мәгариф системасын булдырып кына көчле татар интеллигенциясе барлыкка киләчәк. Шунсыз яңа яшьләр буыныннан татар интеллигенциясе чыгармы икән, дигән сорау туа», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әңгәмәсендә.

Ул әлеге тема буенча борчылуларын әйтте. «Безгә көн саен диярлек язалар. Әлеге темага кагылышлы төрле чатларда фикерләр күрәбез. Безнең оешма вәкилләре бу теманы радиода, төрле массакүләм мәгълүмат чараларында күтәрә. Яшьләр парламентының соңгы утырышында да әлеге тема күтәрелде. Яшьләр парламенты вәкилләре фикерләрендә борчу сизелә, кайберләре татар телен белмәсә дә, туган телебезне өйрәнү кирәк икәнлеген дәлилләп чыгыш ясады», – диде Райнур Хәсәнов.

«Кемдер, бәлки, бу – формаль үзгәреш кенә, дип әйтергә мөмкин, ләкин минем өчен «туган тел» төшенчәсе формаль түгел. «Туган тел» дигәч, иң беренче, әти-әни, әби-бабай, туган илем, туган җирем, туган йортым күз алдыма килә. «Россия халыклары телләре» дигәндә, миңа якын булган әйберләр күз алдына килми», – дигән фикердә ул.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы мондый үзгәрешләргә каршы булуын искәртте. «Башта документта терминга гына үзгәреш кертелсә дә, аннары җисемен, мәгънәсен үзгәртәләр, мәгънәсе үзгәргәч, фәннең актуальлеге дә югала. Аннары, гомумән, мәктәп программасыннан алырга мөмкиннәр. Хәзерге көндә үз фикеребезне җиткерергә тиешбез. Россия Мәгариф министрлыгы татар яшьләре фикерен ишетергә тиеш. Безнең белән, Россиядә яшәүче калган халыклар белән киңәшләшмичә, мондый төзәтмәләр кертү дөрес түгел дип саныйбыз», – ди Райнур Хәсәнов.

Шундый фикерләр яңгырый: «Туган телне гаиләдә өйрәнергә кирәк», – дип әйтүчеләр дә бар. Әлбәттә, гаиләнең роле зур, ләкин туган телне гаиләдә генә өйрәнү мөмкин түгел. Әдәбиятта күпме зур шәхесләр бар, аларның язган әсәрләрен гаиләдә генә өйрәнү мөмкин түгел», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

  • Яшьләр парламенты «Туган тел»не «Россия Федерациясе халкы теле»нә үзгәртүгә каршы






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net