Винер Харисов: «Татарстанда җәй» программасы республика белән горурлану хисе уята
«Татарстанда җәй» проекты актив ял итү генә түгел, ә республика белән горурлану хисен формалаштыру өчен дә мәйданчык булырга тиеш. Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов шулай дип белдерде.
«Без үз алдыбызга актив ял итү һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча акцияләрне берләштергән иҗтимагый киңлекләргә чыгу гына түгел, ә кешеләр белән горурлык һәм ватанпәрвәрлек хисе турында сөйләшүне дә максат итеп куйдык», – дип белдерде ул.
14 июльдә Чаллыдагы ГЭС бистәсенең 7нче комплексында узган ишегалды бәйрәме программаның бер эпизоды булды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә катнашты.
Бу җәйдә шәһәрдә программа кысаларында барлыгы 350дән артык чара үткәрелергә ниятләнә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1 июньдә «Татарстанда җәй» проектына рәсми старт бирде, ул республика шәһәрләре һәм районнарының барлык төп мәдәни һәм спорт вакыйгаларын берләштерә. Афишада концертлар, күнекмәләр, турнирлар, лекцияләр, велосипедта йөрү һәм башка активлыклар урын алган, алар арасында һәркем, үткәрелү датасы һәм урыны буенча, күңеленә хуш килгәнен таба алачак. Барлык чаралар да саф һавада, шул исәптән республика җитәкчелеге инициативасы белән яңартылган паркларда һәм җәмәгать урыннарында уза.
Республика халкы «Татарстанда җәй» рәсми сайтында үз тәкъдимнәрен һәм идеяләрен кертә ала.
