Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2025

872 миллион: «Интертат» – иң популяр татарча медиа булды

0

20 елдан артык тарихы булган «Интертат» беренче татар электрон газетасы яңа үсеш чорына күчә. 2018 елда «Интертат» дөньяда иң популяр татар сайты исемен яулады һәм бүгенге көнгә кадәр раслап килде. Ә хәзер аны чын мәгънәсендә иң популяр татарча медиа дип атап була.

Бүгенге көндә «Интертат» сайтын укучылар, социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә язылучылар, фото-видеоларны караулар – гомумән «Интертат» редакциясе әзерләгән барлык контентны һәм башка белешмәләрне барлаганнан соң, «Интертат» иң популяр татарча медиа икәне күренә. Моны «Интертат» сайты баш мөхәррире вазифаларын башкаручы Гөлүзә Ибраһимова саннар белән дәлилләп күрсәтте.

«Соңгы 5 елда «Интертат»ның гомуми караулар саны – 872 миллион. Моңа сайтны һәм социаль челтәрләрдәге сәхифәләрне караулар саны керә.

«Liveinternet.ru» аналитика системасы мәгълүматлары буенча, 2020 елдан «Интертат» сайтын караулар саны 205 миллион тәшкил итә. Бүгенге көнгә белешмә буенча, «Интертат» сайтында соңгы 1 елда 1,37 миллион уникаль укучы булган.

Социаль челтәрләр аша җәлеп итү буенча күрсәткече көннән-көн үсә.

Соңгы 5 елда караулар саны:

  • «Вконтакте»да – 504 млн.
  • «Ютуб» каналында – 852 мең.
  • Башка социаль челтәрләрдә – 162 миллион.

Шулай итеп гомуми сан – 666,8 миллион.

«Интертат»ның социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә язылучыларның гомуми саны 452 меңнән артык. Монда «ВКонтакте», «Ютуб», «ТикТок», «Одноклассники», «Телеграм» һәм башка платформалардагы язылучылар исәпкә алынды. Язылучылар саны буенча икенче урында «Шәһри Казан» газетасы тора», – ди Гөлүзә Ибраһимова.

Искәртеп узабыз, 2023 елда «Интертат» сайты «татар телендәге иң күп укыла торган веб-сайт» буларак, «Интеррекорд» Халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлары реестрына керде.

«Нәтиҗә ясап шуны игълан итәбез: «Интертат» – иң популяр татарча медиа!

Саннар һәм күрсәткечләр шуны дәлилли: хәзерге вакытта «Интертат» – тулы форматлы мультимедиа платформа. Ягъни без төрле форматларда эшлибез: текст, видео, фото, туры эфир һ.б. Безнең редакция беренче булып Ясалма фәһемне куллана башлады.

«Интертат»ның социаль челтәрләрендәге видеолар миллионнарча карау җыя, резонанс тудырган кадрлар социаль челтәрләрдә киң тарала. Шул ук вакытта «Интертат» фикер җиткерү, проблемалы темаларны күтәрү мәйданы булып тора. Биредә хәбәрләр текст формасында да, фото һәм видео форматында да эшләнә. Укучының игътибарын яулап алуда яңа алымнар кулланыла. Без оператив һәм аңлаешлы итеп тиз мәгълүмат җиткерергә тырышабыз.

Темалар тормышка якын, актуаль һәм укучыны битараф калдырмый. Редакциядә 10 яшь белгеч эшли, алар заман таләпләрен яхшы аңлый.

Шулай итеп «Интертат» – иң популяр татарча медиа» дип атауга нигез барлыкка килде. Бу — безнең миссиябезне дә, үсеш юнәлешебезне дә чагылдыра.

«Әлбәттә, әле эшлисе эшләр күп, яулыйсы үрләр зур. Без татар халкына хезмәт итүче иң яхшы, иң популяр һәм иң ышанычлы киңлек булу өчен тырышабыз», – ди «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире вазифаларын башкаручы Гөлүзә Ибраһимова.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net