Татарстан Хөкүмәте һәм Россия мәгариф академиясе хезмәттәшлек турында килеште
Татарстан Хөкүмәте һәм «Россия мәгариф академиясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева имзалады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Документ мәгариф системасын үстерү, инновацион методикалар кертү һәм төбәкнең фәнни потенциалын ныгытуга юнәлтелгән. Эшне Россия мәгариф академиясе ягыннан оешманың вице-президенты, Россия мәгариф академиясе академигы Виктор Басюк, ә Татарстан хөкүмәте ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева координацияләячәк.
Килешү Рөстәм Миңнехановның Ольга Васильева белән очрашуы кысаларында имзаланды. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Рәисенең эш кабинетында узды. Сөйләшүдә шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм республиканың берничә югары уку йорты ректорлары катнашты.
Яклар югары мәктәпне алга таба үстерү, мәктәпләрдә белем бирү стандартлары һәм мәгариф системасы өчен актуаль булган башка темалар турында фикер алышты.
«Бу адым Татарстан Республикасында алдынгы белем бирү практикаларын интеграцияләү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Уртак проектлар үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү сыйфатын арттырырга гына түгел, ә федераль дәрәҗәдә ихтыяҗ булачак фәнни тикшеренүләрне үстерү өчен шартлар тудырырга да мөмкинлек бирәчәк», - диде Ольга Васильева килешү төзү турында.
«Безнең өчен бу стратегик яктан мөһим партнерлык. Татарстан мәгариф һәм фәнгә аерым игътибар бирә. Бүген без бу юнәлешне үстерүдә яңа адым ясыйбыз. Россия мәгариф академиясе белән хезмәттәшлек талантлы балалар һәм педагогларга ярдәм итүгә юнәлтелгән масштаблы инициативаларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк, дип ышанам», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Бүген Россия мәгариф академиясе һәм ТР Фәннәр академиясе хезмәттәшлек турында килешү имзалады.
