Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2025

Арчада дүртенче тапкыр «Сөлгеле капка» фольклор фестивале узды

0

Арча муниципаль районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» IV нче ачык фольклор фестивале узды.

Фестиваль татар традицион мәдәниятен саклау, районыбыз халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халкыбызның бай халык авыз иҗатын, рухи мирасын ирештерү, онытыла бара торган борынгы йолаларны, халык җыр-биюләрен саклап калу, популярлаштыру һәм киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы коллективларның иҗади тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрелә.

«Фестивальдә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Мәдәни мирасыбызны саклаучы, киләчәк буыннарга җиткерүче коллективларның булуы куандыра. Алар «Халык җыры», «Халык биюе», «Инструменталь башкару», «Фольклор этнографик күренеш» номинацияләрендә чыгыш ясыйлар. Ерак араларны якын итеп килгән коллективларга рәхмәтебезне белдерәбез. Быел Арча, Норлат, Мамадыш, Яшел Үзән, Әтнә, Оренбург, Югары Ослан, Кама Тамагы, Балтач, Лаеш, Алексеевск, Нократ Аланы, Балык Бистәсе, Теләче, Сарман, Казан, Биектау, Апас, Кукмарадан килгән иҗат коллективлары булды», - диде район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел фестивальнең үзенчәлеге буларак сөлгеләр парады узган.

«Исеменнән күренгәнчә, безнең фестивальнең нигезендә сөлге тора. Сөлге - халкыбызның йөз аклыгы, милли бәйрәмнәребездә колгаларда җилфердәүче гаилә ядкаре дә, халык йолаларының бер төсмере дә. Элегрәк әби-бабаларыбызның көндәлек тормышы сөлге чигүдән гыйбәрәт булган. Кызларны да бу эшкә кечкенәдән үк өйрәтә торган булганнар. Кызганыч, хәзер бу күренешне күреп булмый. Фестивальдә сөлгеләрнең кулланылышын, аларның әһәмиятен күрсәтәсебез килде. Һәр коллектив үз якларына хас чигү алымнары белән эшләнгән сөлгеләр тотып мәйдан урады. Безнең фестиваль дуслык күпере дә төзи. Бер мәйданда мари, удмурт, рус, татар милләте вәкилләре чыгыш ясый», - диде Арча район мәдәният йорты директоры Марат Котдусов.

Арчада «Мәхәллә-иҗади киңлек» проекты тормышка ашырыла. Ташкичү авылы мәдәният йортында «ТатАРЧА бизәкләр» иҗат остаханәсе эшли, биредә яшьләргә чигү үрнәкләре ярдәмендә төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәтү буенча мастер-класслар үткәрелә. Фестивальгә килүчеләр әлеге проект белән якыннан таныша алдылар.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net