Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2025

Чүпрәле мөхтәсибәтендә Вәлиулла Хәсәновка багышланган II укулар узачак

0

27 июль көнне Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында әлеге төбәкнең күренекле шәхесе һәм имамы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Вәлиулла Хәсәновка (1883 – ?) багышланган икенче фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк. Әлеге чара Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы һәм Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы уңаеннан оештырыла.

Вәлиулла Хәсәновка багышланган беренче укулар узган елны аның туган көнендә – 13 июльдә узган иде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Вәлиулла Хәсәнов Бөек Ватан сугышында һәлак булган, һәм әлегә кадәр аның вафат булган төгәл көне һәм күмелгән урыны билгеле түгел, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Конференцияне район хакимияте ярдәме белән Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казыяте, Чүпрәле мөхтәсибәте, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук Сафиулловлар гаиләсе, Вәлиулла Хәсәновның туганнары оештыра.

Әлеге конференция кысаларында Яңа Ишле авылы мәчетенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара да узачак. Мәчет 1995 елны ачылган һәм ул шул вакыттан халыкка рухи-тәрбия бирү эшен алып бара.

Конференция һәм мәчет юбилее Яңа Ишле авылы мәчете янында ачык һавада үтәчәк. Башлану вакыты – иртәнге сәгать 9.00да.

Фәнни-гамәли җыенга татар зыялылары, казыйлар, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең килүе көтелә.

Конференция кунаклары Чүпрәле районы Яңа Ишле авылы зиратына дәфен кылынган күренекле шәхесләрне зиярәт кылачак, Вәлиулла чишмәсе суыннан авыз итәчәк һәм корбан ашы мәҗлесендә катнашачак.

Быелгы конференциянең төп темасы – «Милләтебездә кием әдәбе». Чара барышында әби-бабаларыбызның көндәлек (гадәти) киемнәре турында чыгышлар яңгыраячак, шулай ук милли бизәк-үрнәкләрне торгызу, саклау, татар түбәтәе, кәләпүш, читек һ.б. буенча фикер алышу көтелә. Фәнни җыенда татар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүче галимнәр, фән һәм мәдәният эшлеклеләре – Индус Таһиров, Энгель Таһиров, Данил Салихов, Ләбиб Лерон, Ленар Гобәйдуллин, Миңгол Галиев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, шулай ук танылган дин әһелләре, Татарстанның төбәк казыйлары, чит төбәкләрдән кунаклар килеп катнашачак.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк, көн дәвамында чалма чалу һәм яулык бәйләү буенча остаханәләр эшләячәк.

  • 2025 елның 13 июлендә күренекле дин эшлеклесе Вәлиулла Хәсәновның тууына 142 ел тулды.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net