Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2025

Кукмара мәдрәсәсендә узган рухи-сәламәтләндерү курсларына йомгак ясалды

0

Июль аеның беренче ике атнасында Кукмара мәдрәсәсендә 9-15 яшьлек балалар өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылды. Ул Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы кысаларында үткәрелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курсларның төп максаты – балаларның җәйге ялын файдалы итеп уздырудан тыш, аларны ислам нигезләре белән таныштырудан, рухи-әхлакый тәрбия бирүдән гыйбарәт иде. Әлеге чарага Кукмара районында яшәүче балалар гына түгел, җәйге каникулга кайткан Казан, Чаллы, Мәскәү укучылары да җыелды.

Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Балалар ислам динен белү дәрәҗәсенә карап берничә төркемгә бүленде һәм махсус программа буенча белемнәр үзләштерде. Рухи-сәламәтләндерү курслары дәвамында алар саф һавада шөгыльләнде, уеннарда катнашты һәм әхлак дәресләре алды.

Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Мөгаллимнәр, тәрбиячеләр балаларны ислам тарихындагы күренекле шәхесләр белән таныштырды, татар халкының бай мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде, шулай ук туган илне һәм туган нигезне ярату хисләрен тәрбияләде. Программа барышында балалар спорт ярышларында, мәдәни чараларда катнашты һәм хәләл, тәмле ризыклардан авыз итте. Алар тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнде, хәтта гарәп әлифбасын үзләштерде.

Курсларның соңгы көнендә оештыручылар балалар өчен Сабантуй уеннарын кертеп бәйрәм оештырды. Укучылар Коръән аятьләре укыды, дога кылды, дини шигырьләр сөйләде, ярышларда һәм уеннарда көч сынашты, бүләкләр алды. Әти-әниләр әлеге чараны үткәрүдә үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.

Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Мәдрәсәдә узган курсның төп үзенчәлеге – татар телле мохит тудырудан, барлык чараларны туган телебездә үткәрүдән гыйбарәт булды, диелә хәбәрдә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net