Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2025

Татарстан халкы «Күрше» бәйгесендә җиңүчеләрне сайлады

0

Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелә торган «Күрше» ишегалды инициативаларының беренче республика конкурсы кысаларында тавыш бирү тәмамланды. Финалда интрига соңгы сәгатьләргә кадәр сакланды, дип хәбәр иттеләр оештыручыларның матбугат хезмәтендә.

Юридик затларның проектлары арасында Лаеш районының «Прогресс ЖКХ» идарәче компаниясе җиңү яулады. Аларның 19 ишегалды чарасыннан - тематик бәйрәмнәрдән алып хәйрия ярминкәләренә кадәр - торган программасы халыкның уңай бәясен алды һәм 500 мең сум күләмендә грант отты.

Физик затлар арасында Зәйдән «Примерь профессию» проекты - балалар һәм яшүсмерләр өчен һөнәри юнәлеш бирү фестивале җиңүче булды. Ул мәктәп укучыларына үзләрен төрле белгечлекләрдә сынап карарга, мастер-класслар узарга һәм хәтта электр станциясендә «булырга» мөмкинлек бирәчәк. Авторлар инициативаны гамәлгә ашыру өчен 200 мең сум алачак.

Тавыш бирү 3 июльдән 11 июльгә кадәр бәйгенең Телеграм-каналында узды. Республика халкы проектларга ярдәм йөзеннән меңнән артык видеоролик куйган. Конкурста танылган кешеләр дә катнашты - мәсәлән, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Илья Славутский финалистларның берсенә теләктәшлек күрсәтеп видеомөрәҗәгать яздырган.

Бәйгегә барлыгы 585 гариза килгән, шуларның 63е җиңүче дип табылды һәм акчалата ярдәм алачак. Сентябрь ахырына кадәр республиканың 45 районында 250дән артык ишегалды чарасы узачак. Аларның афишасы leto.tatar сайтында һәм конкурсның социаль челтәрләрендә урнаштырылган.

Җиңү яулаган проектлар бу җәйдә үк гамәлгә ашырылыр дип көтелә - анонслар «Күрше» конкурсының Телеграм-каналында урнаштырылачак, анда яшәүчеләр үз идеяләрен ничек тормышка ашырулары турында сөйләячәк.

Бәйгене республика Рәисе ярдәме белән Татарстан Республикасы Шәһәрләрен үстерү институты оештыра.

ТР Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы 2020 елдан бирле Татарстанның йорт яны территорияләрен комплекслы төзекләндерү белән шөгыльләнә. Программа гамәлдә булган дәвердә республикада күп фатирлы йортларның 7 000гә якын ишегалды тәртипкә китереләчәк.

«Күрше» ишегалды вакыйгалары бәйгесе «Безнең ишегалды» программасының дәвамы булып тора һәм ил күләмендә аның тиңдәшләре юк. Гомуми приз фонды - 20 миллион сум, үзмәшгуль физик затлар өчен максималь ярдәм күләме - 200 мең, ә юридик затлар өчен 500 мең сум тәшкил итә.

Әгәр ишегалдына яки гомумән программага кагылышлы сорауларыгыз булса, тәүлек буе эшли торган 8 800 275 2020 кайнар элемтә телефонына шалтыратыгыз яки программаның социаль челтәрләренә языгыз.

«Безнең ишегалды» программасының социаль челтәрләре:

Сайт: https://dvor.tatar/

Телеграм: https://t.me/dvor_tatar

ВК: https://vk.com/dvor.tatar






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net