Казанның Авиатөзелеш районындагы йортта янгын ут төртү сәбәпле чыккан дип фаразлана
Кичә кич Казанның Авиатөзелеш районында чыккан янгынның ихтимал сәбәпләреннән берсе – ут төртү. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын турындагы хәбәр 19.44 сәгатьтә килгән. Янгын Трамвай урамындагы 40нчы йортта чыккан. Биредә 0,5 квадрат метр мәйданда әйберләр янган.
Янгынны 20.39 сәгатьтә сүндергәннәр. Беркем дә зыян күрмәгән. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын кеше яшәми торган фатирдагы әйберләргә ут төртү сәбәпле чыккан.
