Татарстанны Мәскәүдәге Сабан туенда Чаллы халкы тәкъдим итә
Башкалада узучы Сабан туенда Татарстанны традиция буенча Чаллы тәкъдим итә, моның өчен анда 300гә якын кеше барган. Бәйрәм «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә уза һәм илнең барлык почмакларыннан кунаклар җыя. Сабантуйда 200 меңнән артык кеше кунак булыр дип көтелә.
Мәйданчыкта аутентик йортлар, кирәк-яраклар һәм көнкүреш әйберләре булган татар һәм башкорт авыллары җәелдерелгән. Кунакларны кымыз һәм бавырсак белән сыйлыйлар, йолалар һәм халык әкиятләре белән таныштыралар.
Яшь кунаклар өчен «Балалар Сабан туе» эшли: мастер-класслар, карусельләр һәм әкият геройлары белән очрашулар. Гастрономия урамнарында чәкчәк, өчпочмак, кыстыбый һәм башка милли ризыклардан авыз итәргә була. Янәшәдә - «Игелекле күршеләр урамы» чатырлары, анда Россия халыклары үзләренең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйли.
Видео: Чаллы мэриясе
