Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2025

Гармунчы егет Салават Төмәндә узган «Тамашачылар мәхәббәте» бәйгесендә 2 нче урынны алган

0

Төмәндә чыгучы «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның гармунчы егет Салават Сәитов турындагы «Тамашачылар мәхәббәте»н яулады» дигән язмасы чыкты.

«Төмән шәһәрендә узган «Дуслык күпере» 30 нчы юбилейлы өлкә бәйгесе кысаларында оештырылган «Тамашачылар мәхәббәте» бәйгесендә гармунда татар халык көйләреннән тезмә башкарып, төрле музыкаль уен коралларында оста уйнаучы сәләтле егет Салават Сәитов 67 милләт вәкилләренең профессиональ дәрәҗәдәге чыгышлары арасында 2800 онлайн-тавыш җыеп, 2 нче урынны яулады. Тавыш бирүдә бөтен өлкә халкы катнашты һәм аларның шул хәтле иҗади номер арасыннан нәкъ Салаватның чыгышын сайлап алуы, егетебезнең табигый сәләтен, үзенә генә хас булган харизмын, темпераментын, шул ук вакытта хисчән һәм искиткеч актерлык талантына ия булганын кабат дәлилләде.

Салават Төмән индустриаль университетының күп профильле көллиятенең «Компьютер системалары һәм комплекслары» бүлегенең 3 нче курс студенты, шулай ук ул чит өлкәләрдә дә дан тоткан «Чимги-Тура» (җитәкчесе Ислам Сафин), «Әмәл» (Әбүзәр Миңнебаев) фольклор, «Яшь гармунчылар» (Илгиз Ихсанов) уен кораллары ансамбльләре гармунчысы да. Гармунында уйнаганда ул, әйтерсең, бармаклары кагылган һәр төймәдән чыккан көйне бар нечкәлеге белән тоя һәм аны тәненең һәр күзәнәге аркылы үткәрә. Шуңа күрә дә аның гармун моңы тыңлаучысына бик тиз барып ирешә, күңеленә ләззәт, хозурлык өсти.

Салаватның музыкаль уен коралларында оста уйнавын табигый сәләт дип юкка әйтмәдем шул. Үткән гасырның 50-90 елларында Тубыл районы, Ләчек авылында Сәитовлар токымы оста гармунчылар данын тотты. Олатасы Харис Хәнәфи улы авылда узган концерт-мәҗлесләрдә һәрвакыт хөрмәтле урында, гел игътибар үзәгендә булды. Кызганычка, бик иртә дөнья куйган олатасы Әкрам Ташбулатов та Күкрәнде авылының атаклы гармунчылары - Ибраһимовлар, Байнашевлар, Гарифхановлар белән беррәттә гармунда уйнаган була. Аннары әнисе – Зәкия Әкрам кызы да Тубыл педагогия училищесында укыган елларда баян телләрен тибрәтте.

Салават Илзур улы гаиләләре белән Тубыл шәһәреннән Төмән районы, Индрәй авылына күчеп килгәннән бирле, күпкырлы талант иясе, остазы Илгиз Ихсанов алып барган музыкаль уен кораллары түгәрәгенә бик теләп йөри башлый. Биредә ул гитара, электр гитарасында, аннары гармунда, баянда, фортепианода уйнарга өйрәнә. Бераздан Илгиз Ихсанов «Яшь гармунчылар» ансамбле оештырып, зур сәхнәләрдә чыгыш ясап, дәрәҗәле урыннар яулыйлар. Салават өлкә гармунчылар бәйгесендә дә призлы урыннар ала. Сәхнәдә чигүле түбәтәен кырын салып, фырт басып торган егетне Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре күреп алып, үзләренең төркемнәренә чакыралар.

«Әмәл» фольклор ансамбле җитәкчесе Әбүзәр Миңнебаев аны курай, сорнай, кубыз, думбрада уйнарга өйрәтә. Хәзер инде ул 3 ансамбльгә йөреп, илкүләм узган бәйгеләрдә катнашып, гел дәрәҗәле урыннар яулый. Соңгы вакытта ул Индрәй мәдәният йортында оештырылган «Грач» (Гүзәл Рачапова) бию коллективында да гармунчы буларак катнаша.

Салават Сәитов Тубыл шәһәрендә милли рухлы, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүче гаиләдә икенче бала булып туа. Әти-әнисе аны балачактан татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләп үстерәләр.

«Балалар бакчасына әни алып барганда яки алып кайтканда, вакытны бушка уздырмас өчен, миңа татар һәм рус телендә шигырьләр өйрәтә иде. Мәктәпкә кергәч, мин дәрестә укыган шигырьләрне яттан белә идем һәм әнием өйрәткәнчә, сәнгатьле итеп сөйләп, яхшы билгеләр алдым. Аннары нәфис сүз остасы бәйгеләрендә катнаштым, бию түгәрәгенә йөрдем», - дип искә ала ул.

Ә әтисе Салаватның спорт, бигрәк тә бокс белән шөгыльләнүен хуп күрә. Буш вакыт табылганда алар балыкка баралар, хуҗалыкта бергәләшеп эшлиләр.

Салават заманага карап, үзенә ошаган һөнәр сайласа да, киләчәктә күңеленә җан азыгы биргән шөгылен ташларга җыенмый. Киресенчә, ул үзенең сәләтен, осталыгын камилләштерү буенча даими эшләргә планлаштыра һәм себер татарларын, аның мәдәниятен ил күләмендә танытырга тели».






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net