Мишустин дәүләт катнашындагы IT-компанияләр өчен салым ташламалары булдырырга кушты
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Финанс, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыкларына дәүләт катнашында IT-компанияләр өчен салым ташламаларын кертү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
«Финанс, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыкларына өченче квартал ахырына кадәр Салым кодексына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенең турыдан-туры яки читтән торып катнашу өлеше 50 проценттан артмаган ИТ-компанияләр өчен, билгеле бер шартлар нигезендә профильле салым ташламаларыннан файдалану мөмкинлеген күздә тотып, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмаларны аккредитацияләү тәртибе буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушылды», - диелә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәрендә.
