Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2025

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Әлмәттә иң матур түр бакчаны сайлаячаклар

0

Әлмәттә «Татарстанда җәй» республика проектына багышланган «Иң яхшы түр бакча» конкурсы башланды. Бу инициативаны район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова да хуплады, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Бәйгенең төп максаты – үз көчләре белән ишегалды территорияләрен тәртипкә китергән һәм яшел почмаклар булдырган күп фатирлы йортларда яшәүче иң инициативалы һәм креатив кешеләрне билгеләп үтү.

Конкурста теләгән һәркем катнаша ала, гаризаларны 3 июльдән 31 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин. Август аенда жюри җиңүчеләрне билгеләячәк, аларны 3-10 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр көтә. Бәйгедә катнашучылар бу акчаны түр бакчаларын алга таба яшелләндерү һәм бизәүгә юнәлтә алачак.

Ярыш өч номинациядә узачак: «Иң яхшы чәчәк бакчасы» – чәчәкләрдән гармонияле һәм матур композиция өчен; «Әкияттә кунакта» – әкият сюжетлары элементлары кергән үзенчәлекле дизайнерлык алымнары өчен; «Тылсымлы бакча» – ишегалдын гадәти булмаган рәвештә бизәгән өчен.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаны 31 июльгә кадәр leto.tatarstan.almet@mail.ru электрон почтасына җибәрергә, идарәче компания аша яки «Үсеш департаменты» муниципаль автоном учреждениесенә мөрәҗәгать итеп шәхсән тапшырырга мөмкин.

  • 1 июньдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда җәй» проектына рәсми рәвештә старт бирде, ул республика шәһәрләре һәм районнарының барлык төп мәдәни һәм спорт вакыйгаларын берләштерә. Проект платформасында инде 300дән артык чара тәкъдим ителгән, аларның саны көн саен арта бара.
  • Афишада концертлар, күнекмәләр, турнирлар, лекцияләр, велосипедта йөрүләр һәм башка активлыклар тәкъдим ителгән, алар арасында һәркем үткәрү датасы һәм урыны буенча үзен кызыксындырганын таба ала. Барлык чаралар да саф һавада, шул исәптән республика җитәкчелеге инициативасы белән яңартылган парклар һәм иҗтимагый урыннарында үткәрелә.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net