Татарстанда гаиләләргә хокукый ярдәм атналыгы кысаларында 150дән артык чара үткәреләчәк
7-13 июльдә Татарстанда гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы узачак. Аның кысаларында 150дән артык чара оештырылачак, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте.
Республиканың барлык районнарында түләүсез юридик консультация пунктлары эшләр дип көтелә. Гражданнар, атап әйткәндә, дәүләт ярдәме һәм ташламалар алу тәртибе, яшь гаиләләрнең хокукларын тәэмин итү, балалар мәнфәгатьләрен яклау, опека һәм попечительлек, шулай ук балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуга кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча һөнәри хокукый ярдәм алачак.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча башкарыла торган эшнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе - хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү. Төбәктә түгәрәк өстәлләр, юристлар белән гаилә очрашулары, профилактик юнәлештәге видеолекторийлар, тренинглар, тематик уеннар, хокукый сәгатьләр узачак. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның туганнары өчен махсус агарту чаралары үткәрү күздә тотыла.
Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы инде икенче ел рәттән уздырылачак. Ул изге Петр һәм Феврония Муромскийлар хөрмәтенә гамәлгә куелган истәлекле дата - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүгә багышлана.
ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин бәяләвенчә, узган елгы тәҗрибә мондый чараларның кирәклеген раслады. «2024 елда, семинарлар, түгәрәк өстәлләр, тренинглар һәм хокукый мәсьәләләр буенча консультацияләрне дә кертеп, 1700дән артык чара үткәрелде. Аларда 61 меңнән артык кеше катнашты», - дип аңлатты ул.
Татарстан Республикасында гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгын оештыру һәм уздыру чараларының бердәм планы белән ТР Юстиция министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
