Татарстан яшьләр эшләре министры Кукмарада төзекләндерелгән «Ялкын» яшьләр үзәген ачты
Зур Кукмара авылында мөһим вакыйга булды: зур төзекләндерү эшләре башкарылганнан соң «Ялкын» спорт комплексы яңарып, матурланып «Ялкын» яшьләр үзәге буларак ачылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Лилия Нургалиева яза.
Әлеге матур чарага республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та килде.
«Бүген истәлекле көн. Кукмара өчен генә түгел, бөтен Татарстанга да. Чөнки республикада тагын бер Яшьләр үзәге ачылды. Моңа кадәр матур ук булмаган бина яңартылып, нинди зур үзгәрешләр белән яшьләр кулына, үсеп килүче буынга тапшырыла. Иң мөһиме, ул бүген генә түгел, иртәгә, икенче атнага да эшләсен, гомүмән озак еллар игелекле хезмәт күрсәтсен. Кукмара гөрли, Кукмара яшәрә, яшьләр туган якларына тартыла. Спорт залыннан тыш яшьләрнең башка төрле иҗади кызыксынуларын да чынга ашыручы әлеге үзәк районның гөрләп эшләп торучы бер ноктасына әверелсен», — дип котлады ул.
