Добавить новость
123ru.net
World News
Июнь
2025

Гали авылыннан Халисә абыстай: Үзегезне яхшы сүзләр белән искә алырлык гамәлләр кылыгыз!

0

Самарада чыгучы «Бердәмлек» газетасында Саимә Морзаханованың «Терекөмеш кебек җитез абыстаебыз» дигән язмасы чыкты. Ул анда Гали авылының горурлыгы, дин әһеле Халисә абыстай Сәгъдиева турында язган.

«90 яшь тулуына карамастан, абыстаебыз терекөмеш кебек җитез, мөләем йөзле, җан җылысын, күңеленең якты хисләрен безнең белән уртаклашып, әҗер-сәваплар алып, авыл халкын дин кануннары белән таныштырып яши.

«Дөньяда кеше гомере бик кыска, ахирәтне уйлап яшәгез! Һәрберебезгә дә үлем киләчәк. Вакытыгызны бушка уздырмагыз! Үзегезне яхшы сүзләр белән искә алырлык гамәлләр кылыгыз! Иң мөһиме – намазда булыгыз! Сусауны — су эчеп, ачлыкны икмәк ашап басабыз, ә намаз — безнең рухи ризыгыбыз, Аллаһы каршында биреләчәк сынавыбыз», — дип, һәр мәҗлестә вәгазьли килә абыстай.

Халисә абыстай 25 ел буе авылыбызның мәрхүмәләрен пакьләп, ахирәт юлына озатты. Күрше авылларга да алып китәләр иде үзен. Бер дә кыенсынмады, йөрде. Авылыбызның күренекле абыстайлары Мәрьям Йосыпова һәм Халидә Моратова вафатыннан соң, 4 мәхәлләдә дә җитәкче абыстай ролен башкарды ул.

Авылыбыз халкы өчен Халисә апа — идеаль абыстай, балаларына — кадерле әни, оныкларына — яраткан әби, туганнарына — хөрмәтле апа. Менә бүген аның уллары-киленнәре, оныклары, кызы җыелышып әниләренә бик зур бүләк әзерләгәннәр — 90 яшь дип яздырып, төсле шарлар белән бизәп, бай табын, сый-хөрмәт әзерләп, туганнарын җыйганнар.

Бүген шундый хөрмәттә булган абыстаебызның үткән тормышы җиңел булмаган. Ул 34 яшендә биш бала белән ялгыз кала, ире Җәгъфәр яман чирдән үлеп китә. Бу вакытта иң кечкенәсе Илгизәргә бары 6 ай гына була. Ул заманда тормышның иң авыр, иң кыен чаклары булган бит. Халисә абыстай, барлык авырлыкларны җиңеп, ихласлыкта, гаделлектә, хаклыкта, тормыш йөген үз җилкәсенә салып тартып бара, язмыш ачысын, ятимлек шулпасын эчеп, Хәйдәр, Әнвәр, Зөфәр, Суфия һәм Илгизәрне укытып, олы юлга озата. Менә шушы төпчек малае Илгизәр бүгенге көндә Сызран Җәмигъ мәчете мөселманнары дини оешмасының баш имамы булып хезмәт итә».






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net