Добавить новость
123ru.net
World News
Июнь
2025

5 июльдә Мәскәү Сабан туе яңа форматта узачак

0

5 июльдә Мәскәү Сабан туе кунакларны «Коломенское» музей-тыюлыгында яңа форматта каршы алачак. Бәйрәм бай милли колоритны, инновацион мәйданчыкларны һәм бөтен гаилә өчен грандиоз программаны берләштерәчәк. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итә.

Рәсми кунаклар арасында Россия Федерациясе хөкүмәте, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Татарстан һәм Башкортстан Республикалары хөкүмәтләре вәкилләре, күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре булачак.

Быел бәйрәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланачак. Чара программасында геройларга багышланган күргәзмә, «Махсус операция хәрбиләренә хатлар» акциясе, маскировка челтәрләре үрү планлаштырыла. Россиянең ДОСААФ җәмгыяте оештырган мәйданчыкта илебезнең хәрби дан тарихы белән танышырга, кораллар күргәзмәсендә булырга, парашют төрергә һәм дроннар белән идарә итәргә өйрәнергә мөмкин булачак.

Сабантуйның төп сәхнәсендә иртәдән кичкә кадәр танылган артистлар, җыр һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак. Милли көрәш мәйданчыгында быел тамашачыларны 15 илдән килгән иң көчле спортчылар катнашында көрәш һәм кыргыз көрәше буенча Дөнья кубогының мавыктыргыч финал ярышлары көтә. Шулай ук теләге булган һәркем катнаша ала торган турнир узачак.

Башкорт һәм татар авыллары территориясендә тарихи интерьер корылган булачак. Элементларның барысын да махсус рәвештә төбәкләрдән алып киләчәкләр.

Дөнья халыклары аш-суы мәйданчыкларында бәйрәм кунаклары милли ризыклардан авыз итәчәк. «Яхшы күршеләр урамы»нда күпмилләтле программа әзерләнә – биредә башкалада яшәүче төрле халыкларның чатырлары корылган булачак. Сабантуй мәйданчыгында беренче тапкыр Татарстан Республикасының Нарды уены федерациясе бәйрәм кунакларын нарды уены белән таныштырачак. Теләге булучылар шулай ук дөнья чемпионы белән уйнап та карый алачак.

Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте оештырган белем бирү киңлеге гаилә кыйммәтләренә багышланачак. Кунаклар өчен кызыклы программалы лекторий планлаштырылган. Биредә актуаль темаларга багышланган чыгышлар көтелә.

«Коломенское» музей-тыюлыгындагы бәйрәм мәйданчыклары 11:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net