Добавить новость
123ru.net
World News
Июнь
2025

Казан Сабан туена бүләк җыю Камал театрының яңа бинасы янындагы мәйданда йомгакланды

0

Бүген Казан Сабан туена бүләк җыю йоласының финал ноктасы Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа бинасы каршындагы мәйданда булды. Биредә театральләштерелгән чаралар һәм республиканың фольклор коллективлары чыгышларын тәкъдим иттеләр һәм бүләкләр оештыручыларга тапшырылды. Чара барышында Казанның Вахит һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов та җыелган халыкны сәламләде.

«Бу бәйрәмдә сезнең белән бергә булуыма мин бик шат. Бөтен Татарстаныбыз, бөтен Россиябез һәм дөньябыз буйлап Сабан туйлары шаулап-гөрләп үтеп килә. Һәм ниһаять, бу шимбә Казанда да бергәләп бәйрәм итәрбез. Әлеге чарага килгәндә, ул гасырлар дәвамында буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләребезнең берсе. Бүген монда матди бүләкләр генә җыймыйбыз. Сезнең белән бергә үзебезнең күтәренке һәм сөенечле кәефләребезне туплап, җыеп Сабантуй кунакларына бүләк итәчәкбез, уртаклашачакбыз. Бөтен оештыручыларга рәхмәт яусын. Сабантуйлар мөбарәк булсын», – диде ул.

Җыелган барлык бүләкләр Сабантуй мәйданнарында җиңүче батырларга тапшыру өчен Вахит һәм Идел буе, Совет, Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләре вәкилләренә тантаналы рәвештә тапшырылды.

«Бәйрәм белән сезне. Бу чыннан да, Сабантуй алдыннан үтә торган бер матур традиция! Иң башта аның идеясе: шәһәрдә яшәүчеләргә һәм килгән кунакларга Татарстандагы гореф-гадәтләрне күрсәтүдән гыйбарәт иде. Бу бик күп битараф булмаган кешеләрне җыя торган яхшы, кунакчыл чара», – дип ассызыклады Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

Шәһәр урамнары буйлап сөрән салып бүләк җыючылар арасында төрле югары уку йортларыннан студентлар да катнашты.

«Сезне Сабантуй бәйрәме башлануы белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Чөнки әлеге милли бәйрәмебез – бүләк җыю йоласыннан башлана. Менә шундый мәдәни мирас үрнәге булып торган йоланы салауны мөһим, дип саныйм. Әлеге йоланы Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Хадипович Казан дәүләт мәдәният институты белән берлектә 1998нче елда башлап җибәргән иде. Бүгенгесе көнне инде әлеге чара хәтта Халыкара дәрәҗәгә чыкты. Чөнки төрле халык вәкилләре дә олы теләк белән катнаша», – дип билгеләде Казан дәүләт мәдәният институты ректоры вазыйфаларын башкаручы Резеда Гарифуллина.

Шулай ук Резеда Гарифуллина институтта тегелгән милли бизәкле яулык тапшырды. Аны йола буенча Сабантуйның көрәш келәме батыры сөйгән ярына бүләк итәргә тиеш булуын да әйтте ул.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net