Добавить новость
123ru.net
World News
Май
2025

Чаллы лицеенда «Сәләтлеләр парады» узды

0

Чаллыда Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта бик матур бәйрәм - «Сәләтлеләр парады» булды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

435 укучы белем һәм тәрбия ала торган бу лицейда нинди генә милли һәм патриотик чаралар үткәрмиләр. Монда белем бирү процессыннан тыш милли көрәш, театр түгәрәкләре, медиасыйныфлар эшли. Батырлык дәресләре үтә, 5 шәфкатлелек ярминкәсе узды. «Әдәби җомга» очрашуына милли зыялылар килә.

Балалар әти-әниләре белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыялар. Лицейның «Яшь армиячеләр» хәрәкәте шәһәр бәйгесендә җиңеп Җиңү парадында катнашу хокукына ия булды.

«Безнең укучыларыбыз Россия, республика, шәһәр бәйгеләрендә, фән олимпиадаларында җиңә. Моның өчен укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт. Бергәләп эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Бүген без 26нчы тапкыр «Сәләтлеләр парады»нда иң сәләтле, иң тәрбияли укучыларыбызны, ата-аналарны хөрмәтлибез», - диде лицей-интернат директоры, шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюпова.

Ул ветеран укытучыларга да рәхмәт әйтте. Укытучылар коллективы Чаллы татар дәүләт драма театры залын тутырп килгән ата-аналарга, кунакларга матур җыр бүләк иттеләр.

Аннары сәхнәгә уку елында «Патриот», «Спортчылар», «Уку алдынгылары» һәм башка номинациядә җиңгән укучылар чыкты. «Тәрбия өлкәсендә актив катнашучылар» номинациясендә җиңүчеләр сәхнәгә сыя алмады.

Лицейның горурланырлык укучылары да күп. Шуларның берсе Рөстәм Гатауллин бүгенге көндә Казанда эшмәкәр. «Лицейда алган белем һәм тәрбия нәтиҗәсендә уңышларга ирештем. Укытучыларга рәхмәт йөзеннән лицеейга финанс ярдәме фонды оештырдым», - дип ул әти-әниләрне мөмкинлекләреннән чыгып фондка ярдәм итәргә чакырды.

Лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова Россия, Татарстан күләмендә бәйге, олимпиадаларда җиңгән Адилә Гарипова, Амелия Вәлиуллина һәм Алия Шәйхетдиновага акчалата бүләк тапшырды. Шундый ук бүләккә бүген чираттагы олимпиадада булу сәбәпле чарага килә алмаган Дамир Камалов белән Алисә Наумова да лаек булды.

Парадны химия укытучысы Камилә Хәкимуллина белән директор урынбасары Илшат Сафиуллин алып барды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net