Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2025

Чаллыда хәрбиләрнең якыннары өчен ифтар уздырдылар

0

«Чаллы Яр» мәчетендә якыннары махсус хәрби операциядә катнашкан, һәлак булган хәрбиләрнең якыннары өчен ифтар мәҗлесе узды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Сәрия Гарипова яза.

Мул табынлы залга алтмышка якын кеше җыелган иде. Күпчелеге – шәригать кушканча, тыйнак киенгән, сабырлыклары күзләрендә чагылган әниләр. Сурия Хафизованың улы Радик автобус йөртүче булып эшләгән, мобилизациянең соңгы көнендә 2022 елның 28нче октябрендә чакырылган һәм 2023 елның 5нче декабрендә Белгород өлкәсендәге бәрелештә һәлак булган.

Нәсимә Гайнетдинованың улы Айрат Миңнедөлфәт улы контракт буенча хезмәткә китеп, 2022нче елның сентябрендә Новая Каховкада вафат булган. 2023нче елны аңа үлгәннән соң «Батырлык» ордены тапшырылган.

Чаллының имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла хәрбиләргә дә аларның якыннарына да килгән авырлык, сынауларны үтүнең юлы бер – сабырлык икәнен сөйләде. Чөнки түзә белүнең әҗере бар. Ул хәрбиләр өчен һәрвакыт догада булырга чакырды.

Ифтар мәҗлесендә Тукай районнынан киткән ир-егетләрнең әниләре дә бар иде. Калмаш авылыннан Роза Мингалимова солдатларга багышлап дога кылгач, яралары яңаруын әйтте.

Аерым өстәлдә 4-5 әти кеше дә утырды. Газимов Вәлирахман абыйның мондый чарага беренче килүе икән. Аның улы Айдар 2 ел хәрби операциядә катнашканнан соң, икенче тапкыр яралангач, комиссовать ителгән, хәрби хезмәткә вакытлыча яраклы булмау сәбәпле, Чаллыда дәвалана.

Чараны оештыручы – «Чаллы Яр» мәчете имамы Илдар хәзрәт Зияров.

Чаллы башкарма комитеты башлыгы Фәрит Сәләхов Илдар хәзрәткә шәһәрдә Ислам динен үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан шәһәр мэрының Мактау грамотасын тапшырды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net