Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2025

Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 35 процентка үтәлгән

0

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программалары, социаль-мәдәни өлкә объектлары төзелеше турында сөйләде. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 22 мартка еллык план 35 процентка үтәлгән, 1 млн 145 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Коммерциячел торак төзүчеләр планлаштырылган күләмнең 4%ын тапшырган. Төзелгән 15 күп фатирлы йортның гомуми мәйданы 61 мең кв. метрдан артып китә. Еллык планның социаль агым өлешендә үтәлеше 32%ка бәяләнә. Быел төзелергә тиешле 35 йортның 4се файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 52 мең кв. м. Гадәттәгечә иң югары темпларны индивидуаль торак төзүчеләр күрсәтә - 1 млн 31 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.

Марат Айзатуллин шулай ук гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча ярдәмче программага үзгәрешләр кертелгән - хәзер аларның саны 450 тәшкил итә. Әлеге категория вәкилләре өчен 37 фатир федераль бюджеттан финанслашу хисабына сатып алыначак. Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы аларны сатып алуга аукцион игълан итәргә әзерләнә.

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына 66 кеше кертелгән. Бүгенгә Яшьләр эшләре министрлыгы белән «Электрон бюджет» системасында 42 муниципалитет килешү төзегән. Бүгенгә барлык таныклыклар гаиләләргә тапшырылган, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының шәхси счетларына акча күчерүгә әзерлек бара.

Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр буенча 24 сертификатның гомуми мәйданы 1 961 кв. м булган 21 сертификаты рәсмиләштерелгән. Мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә бүгенгә барлык 3 сертификат рәсмиләштерелгән. Барлык өч гаилә буенча да банкта махсус счетлар ачылган, гариза бирүчеләр фатирлар сайлый.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net