Добавить новость
123ru.net
World News
Март
2025

«Казан утлары» мөхәррирләре «Шигъри тәлгәшләр» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашкан

0

«Казан утлары» журналы мөхәррирләре Балтач районы үзәк китапханәсендә «Шигъри тәлгәшләр» әдәби берләшмәсе әгъзалары һәм районның әдәбият сөючеләре белән очрашты.

«Балтач үзәк китапханәсе уку залында узган әлеге чараны китапханә директоры Резедә Зарипова алып барды. «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев журналның тарихы вә бүгенгесе белән таныштырды, «Әбиемә әфлисун» бәяныннан өзек укыды», – диде «Татар-информ»га «Казан утлары» журналы редакциясенең шигърият бүлеге мөхәррире Фәнил Гыйләҗев.

Журналының проза бүлеге мөхәррире, «Әдәби берләшмәләрдә» проектын җитәкләүче әдип Рафис Корбан, җирле әдәби берләшмә әгъзаларының иҗатына югары бәясен биргән. «Кайбер авторларның хәтта Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителергә дә мөмкинлекләре барлыгын әйтте. Аларны киләсе елда Габдулла Тукайга багышланган әдәби бәйгедә катнашырга өндәде. Үзенең соңгы елларда дөнья күргән романнарын телгә алып узды, балалар һәм зурлар өчен язган шигырьләрен сөйләде», – диде ул.

Поэзия бүлеге мөхәррире, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев Балтачның соңгы дәвердә татар шигъриятенә иң күп яшь авторлар биргән район булуын ассызыклап, аларның исемнәрен атаган. Җыелучыларны Нәүрүз һәм поэзия көне белән котлап, шигырьләрен вә шаржларын сөйләгән. Кыскача «Казан утлары» журналы каршында оештырылган «Яңа исем» проекты, журналның сайты һәм социаль челтәрләрдәге сәхифәләр белән таныштырган.

«Моңарчы Рамазанова буларак укучыларга мәгълүм булган Балтач шагыйрәсе Зөһрәнең шигырьләр шәлкеме журналның киләсе санында дөнья күрәчәген, шулай ук күптән түгел шәхси китабы басылган Алмаз Әхмәтгалиевның дә шигырьләрен алдагы саннарда бастырылырга әзерләве хакында әйттем. Зөһрә үзе исә, очрашуда катнашучыларны яңа шәлкемгә керәчәк «Яз» шигыре һәм Такташка ияреп язылган әсәре белән таныштырды», – диде Фәнил Гыйләҗев.

Очрашуга моңа кадәр журнал битләрендә әсәрләре урын алган Гөлназ Әхмәдиеваның әнисе Гөлнур Әхмәдиева һәм Гөлинә Шәйхинең әнисе Лилия Шәйхетдинова да килгән. «Үз авылларында китапханәче булып эшләүче әлеге ханымнар белән безне Резедә Мөдәррис кызы таныштырып узды. Аксакал әдибебез Гарифҗан Мөхәммәтшин белән дә күрештек. Ул үзенең шаян робагыйларын укыды», – диде шигърият бүлеге мөхәррире.

Ике шигырь китабы авторы Мәгъмурә Хөрмәтуллина исә, сүзне Вакыйф Нуриевның кайчандыр үзенә тәкъдим ясавыннан башлады. «Баксаң, Вакыйф Вәкил улы аны Татарстан Язучылар берлегенә керергә чакырган булган икән. Мәгъмурә ханымның бу көннәрдә өченче китабын чыгарырга әзерләнеп йөрүен дә белдек. Шул китапка керәчәк берничә шигырен дә тыңлап уздык», – диде ул.

Сәлимә Габделхакова белән Гөлия Хәйруллина үз шигырьләрен сөйләгән. Рафис Корбан аларга журналның әле яңа басылып чыккан, үз иҗат үрнәкләре дә кергән санын тапшырган. Финзия Әсхәдуллина да үз шигырен тәкъдим иткән.

«Салавыч авылыннан килгән китап укучы Җәмилә Сибгатуллина Рафис Корбан шигыренә нигезләнеп язган «Саубуллашу» шигырен сөйләде. Ә Әминә Мөхәммәтҗанова исә, язучыларны Балтачның авыл мәктәпләренә ешрак килергә, очрашулар үткәрергә өндәп чыгыш ясады», – диде Фәнил Гыйләҗев.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net