Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2025

Чирмешәндәге бал-маскарадта юбиляр гаиләләрне хөрмәтләделәр

0

Чирмешәндә Россиядә игълан ителгән Гаилә елына Яшьләр мәйданчыгында оештырылган Яңа ел каршылау кичендә йомгак ясалды. Тантаналы чарада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов катнашты. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.

«Гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек, шатлык-куанычлар, сәламәтлек телим. Яңа ел сезгә яңа өметләр, ышанычлар, хыялларыгызның тормышка ашуын алып килсен», – дип сәламләде чарага килүчеләрне Илнур Җамалетдинов.

Сәхнәгә 50 елдан күбрәк бергә гомер итүче, район тормышында актив катнашучы гаиләләрне чакырып хөрмәтләделәр. Чирмешәннән Михаил һәм Татьяна Сергеевларга, Таһир һәм Илһамия Исхаковларга, Михаил һәм Валентина Ивановларга гаилә кыйммәтләрен саклаган һәм пропагандалаган өчен һәм гаилә юбилейлары уңаеннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырдылар.

Район үзәгеннән күп балалы Илгиз һәм Рузилә Гатиннар, Александр һәм Гүзәл Портновлар, Руслан һәм Гөлнара Зәкиевлар гаиләләре дә бүләкләнде.

Илгиз һәм Рузилә Гатиннарның гаиләләрендә дүрт бала үсеп килә: ике кечкенәсе – кызлар әлегә балалар бакчасына йөриләр, бер уллары мәктәптә, олылары Чирмешәннең аграр техникумында белем ала.

«Тормыш иптәшем Илгиз ишле гаиләдә үскән. Ул төпчек – җиденче бала. Үземнең исә апаларым миннән күпкә олылар иде. Уйнап үсәргә иптәш булмаганлыктан, гел эне-сеңелләргә кызыга идем. Шуңа күрә, гаилә коргач та, икебез дә балаларыбыз күп булуын теләдек. Иң мөһиме сау-сәламәт, бәхетле булсыннар. Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр бит», – ди Рузилә Гатина.

Чарага 2024 елда, гаиләләрен тулыландырып, сабыйлары дөньяга килгән Кузьминнар, Сабировлар һәм Назимовлар гаиләләре дә килгән. Аларга утызар мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Бәйрәм Яңа ел бал-маскарады белән дәвам итте. Өстән матур гына кар явып торды. Киче дә җылы, тыныч булды. Олысы-кечесе бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачты. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре дәртле җырлары белән халыкның күңелен күрделәр. Кушылып биючеләр дә булды. Балалар әтиләре һәм әниләре белән бергәләп төрле бәйгеләрдә дә катнаштылар. Җырладылар да, уйнадылар да, берсе дә тартынып тормады. Берәүләр бәйрәмнән лотереяда откан бүләкләр белән дә кайтып китте, диелә хәбәрдә.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net