Добавить новость
123ru.net
World News
Январь
2025

Аксубайның үзәк мәйданында «Яңа ел ыгы-зыгысы» дип аталган бәйрәм кичәсе булды

0

Аксубайның үзәк мәйданында «Яңа ел ыгы-зыгысы» дип аталган бәйрәм кичәсе узды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Елның соңгы сәгатьләрендә Аксубай халкы һәм район кунаклары чыршы янында җыелды. Мәйдан өстендә күбәләктәй кар бөртекләре уйнады. Музыка яңгырады, район мәдәният йорты артистлары тамашачыларга үз җырларын бүләк иттеләр. Өлкәннәр белән бергә балалар да шатланышты, алар рәхәтләнеп таудан шуып уйнады.

Тантанада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов якынлашып килүче яңа ел белән котлады.

– 2024 ел кем өчендер якты, кем өчендер катлаулы булды. Безнең барыбыз өчен дә бу ел махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итү елы булды. Якташларыбызга тынычлыкны сакларга ярдәм итүче эшкә өлеш керткәннәре өчен һәркемгә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Ватанны саклау буенча үз бурычын үтәгән һәр хәрбиләргә рәхмәт белдерәсем килә.

«Мин бик теләп туган районыма кайтам һәм бездә халыкның хезмәт сөючән булуына һәрвакыт гаҗәпләнәм. Без күп нәрсәне бергә үттек, төзедек, икмәк иктек. Нәтиҗәләр сөендерә. 2025 ел һәр гаиләгә бик күп шатлык-сөенечләр китерсен. Иң мөһиме – тынычлык урнашсын һәм егетләребез үз гаиләләренә әйләнеп кайтсын», – дип аксубайлыларны якынлашып килүче ел белән котлады Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Гилманов.

Узып баручы ел сәхнәсеннән гадәттәгечә Яңа ел алдыннан, кешеләргә шатлык бүләк итеп, үз предприятиеләрен, оешмаларын, авыл җирлекләрен бизәүче коллективлар билгеләп үтелә.

Район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре арасында иң яхшы Яңа ел бизәлешенә бәйге йомгаклары буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталарына һәм акчалата премияләргә беренче урын өчен – «Татавтодор» АҖ филиалы, икенче урынга Аксубай универсаль технологияләр техникумы, өченче урынга «Нежность» лаек булды.

Районның гомуми белем бирү учреждениеләре арасында беренче урын өчен – Аксубайның 3нче мәктәбе, икенче урын өчен – Советлар Союзы Герое Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбе, өченче урын өчен Иске Ильдеряк урта мәктәбе бүләкләнде.

Яңа ел бизәлеше буенча авыл җирлекләре арасында беренче урынны Урмандеево авыл җирлеге алды, икенче урында – Иске Ильдеряк, өченче урында Иске Кармәт авыл җирлекләре. Яңа ел бизәлеше буенча гран-при Сидул Ерыклы авылы клубына тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы бәйрәмгә җыелучыларның бердәм алкышлары астында узды. Импровизацияләнгән сәхнәдән котлау сүзләре, изге теләкләр яңгырады. Әйлән-бәйлән һәм дискотека Яңа ел тантанасын дәвам итте.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net