Добавить новость
123ru.net
World News
Август
2024

Болгар «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама!» фестиваленең икенче өлешен кабул итә

0

16-18 августта Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама!» фестиваленең икенче өлешен кабул итәчәк. Вакыйганы оештыручылар «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге фестиваль хакында сөйләде.

Чара ачык һавада «Кара пулат» опера-либреттосын күрсәтү белән ачыла. Анда Аксак Тимер хәрбиләре яндырган унике кыз хакында сүз бара. Башлана – 20.30 сәгатьтә.

««Кара пулат» – фестивальнең иң югары ноктасы», – диде фестивальнең режиссеры Рамил Сибгатуллин.

Кунаклар өч көн дәвамында иртәдән кичкә кадәр «Ага-Базар» урта гасыр ярминкәсе белән таныша, кулдан ясалган сувенирлар сатып ала алачак. Болгар цивилизациясе музеенда «Каләм-гарәби галәм» гарәп график каллиграфиясе күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Осталар арасында Владимир Попов, Нәҗип Нәккаш, Ришат Сәлахетдинов һәм Гөлназ Исмәгыйлева кебек рәссамнар бар. Аларның эшләрен БРИКС илләре Коръәнхафизлар бәйгесенең каллиграфия күргәзмәсендә күрергә мөмкин иде.

Фестиваль кунакларын Malsi Music, ZAKARIA фолк-төркеме, Otyken төркеме, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Влад Маленко үз чыгышлары белән сөендерәчәк. Шулай ук Илгиз Шәйхразиев, Эльвира Мифтахова һәм Yummy Music Band Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров җырларын башкарыр дип көтелә. Фестивальнең музыкаль өлеше өчен Идел буенда сәхнә ясаганнар.

«Казан Кремле һәм Зөя утрау-шәһәрлеге инде күптән үзләрен мәдәни-танып белү туризмы үзәге буларак күрсәтсә, Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе кебек яңа объектлар әле танылып кына килә. Музей-тыюлыкларның стационар экспозицияләре булуын исәпкә алып, аларны вакыйгалы чаралар белән баету бик мөһим», - диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама!» фестивале ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды тарафыннан үткәрелә. Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен ТР Мәдәният министрлыгыннан трансфер оештырыла. Өч фестиваль көнен дә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә үткәрергә теләүчеләр өчен палаткалардан торган лагерь эшләячәк.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net