Добавить новость
123ru.net
World News
Август
2024

Төмән өлкәсендәге борынгы татар авылы Чумыкта «Авыл көне» булды

0

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Чумыкта «Авыл көне» дигән язмасы чыкты.

Аромаш районына кергән борынгы татар авылы Чумыкта «Авыл көне» узды. Чумыклылар хакимият вәкилләрен, кунакларны, авылда туып-үскән, бүгенге көндә башка шәһәрләрдә яшәгән авылдашларын каршы алдылар. Авылның матур, бәйрәмчә бизәлгән үзәк урамында урнаштырылган сәхнәсеннән бәйрәм тантаналы рәвештә башланды.

Аромаш районы хакимияте эшләре белән идарә итүче Оксана Лемешкина, Новопетрово хакимияте башлыгы урынбасары Ирина Штарнова бәйрәм белән котладылар. Сәхнәдән 30, 40, 50 ел бергә тату яшәгән, балалар үстергән гаиләләрне котлап бүләкләр тапшырдылар. Аромаш районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән Хәлилә һәм Мәсхуд Дәүләтшиннар, Фәнзилә һәм Ринат Рәхмәтуллиннар, Рәмзия һәм Хәлил Рәхмәтуллиннар гаиләләре бүләкләнде.

Авылның иң кече яшьтәге бәйрәм кунагы Сафия Ярмәтова һәм хезмәт ветераны, 8 бала тәрбияләп үстергән, 12 оныгының, 16 нәбәрәсенең, 2 нәбәрә баласының бабалары Мәүлет абый Шәкиров авыл бәйрәме бүләгенә лаек булдылар.

Җирле авыл клубында чаралар үткәрүдә даими катнашучылар, матди ярдәм күрсәткән Фирая һәм Марсель Рамазановларга, Наҗия һәм Хәлит Абуталиповларга, Ильяс Тимербулатовка рәхмәт сүзләрен әйтеп, бәйрәм бүләкләрен тапшырдылар. Чумык авылының талантлы үзешчән артистлары җырлап, гармунда уйнап авыл халкын, күрше татар авыллардан килгән кунакларны сәламләп, иҗади чыгышларын бүләк иттеләр.

Оештыручылар авыл клубының сәнгать эшчәнлегендә актив катнашкан Нәсимә Ярметованы, Фирүзә һәм Айнетдин Гыйләҗиевларны, Эльвира һәм Фәнил Юлдашевларны билгеләп рәхмәтләрен җиткерделәр.

Музыкаль номерлар белән Аромаштан килгән үзешчән артистларның чыгышлары, берсеннән-берсе матур, дәртле җырлары бәйрәмгә ямь өстәде. Авыл бәйрәме сәхнәсеннән Зафура Гыйззәтуллина, Светлана Штыкова, Мария Рыльских, Артур Вәлиев, Лия Гыйзәтуллина, Анна Рябченко һәм башкаларның чыгышларын көчле алкышлар белән озаттылар.

Бу авылда гомер иткән күп балалы әни, оныкларының яраткан әбиләре, лаеклы ялда булган Фәүзия апа Әбүбәкирова: «Авылыбызда тырыш, хезмәт сөйгән кешеләр яши. Лаеклы ялда булган өлкән яшьтәге авылдашларыбыз исеменнән оештыручыларга рәхмәтләремне белдерәм. Авылда яшәү өчен шартлар уңай. Лаеклы ялда булганнар да хәлебезчә бакча утыртабыз. Җәен кунакка балалар, оныклар килә. «Авыл көне» халкыбызны уятып, авылыбызны җанландырып җибәрде. Мондый бәйрәмнәр халкыбызны берләштерә. Киләчәктә дә үткәреп торырга язсын. Бәйрәмгә ерак юлларны якын итеп кайткан авылдашларыбыз, күрше авыллардан килгән якташларыбыз белән җылы очрашулар күңелләребездә матур истәлек булып калды», - дип сөйләде.

Чумыкта 126 кеше яши икән. Авыл халкы элек-электән үз хуҗалыкларында эшләп, хайван асрап көн күргән. Бәйрәм көнендә авылның дәрәҗәле улларын, йорт алды хуҗалыкларын үрнәк итеп тотучы гаиләләрне дә билгеләүләре, зурлап, хөрмәт итеп күрсәтүләре яшьләргә үрнәк була. Бергә җыелып концерт караулар, очрашу-күрешүләр, җылы теләкләр яңгыраганы матур күренеш булып истә кала.

Бәйрәм тантанасына бөтен авыл халкы да ныклап әзерләнгән. Сый-хөрмәт, мул аш өстәлләре артында тормыш мәшәкатьләрен онытып, сөйләшеп, чәйләр эчеп, хатирәләрен яңартып бәйрәм иттеләр.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net