Рөстәм Миңнеханов «Изге Болгар җыены» фотосы белән уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында өйлә намазы фотосы белән уртаклашты – бүген Болгарда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1102 ел тулуга багышланган «Изге Болгар җыены» уза.
«Быел Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чараларында 20 меңнән артык кунак катнашты! Барыгызның да кылган догалары һәм сораган теләкләре Раббыбыз тарафыннан кабул булсын», – дип язган республика җитәкчесе.
Фотода ТР Рәисе, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхразыев, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр советы рәисе мөфти шәйх Равил Гайнетдинны күрергә мөмкин. Арткы планда Җәмигъ мәчете күренә.
Исегезгә төшерәбез, кичә «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында Бөтенроссия дин әһелләре форумы узды. Дин әһелләре форумы делегатлары ел саен үткәрелә торган «Изге Болгар җыены» мөселман җыенында катнаштылар.