Татарстанлыларга якынлашып килүче салкыннарда иминлек кагыйдәләре турында искәрттеләр
Бүген төнлә һәм иртәгә, 22 гыйнварда, иртән Татарстан территориясендә һава температурасының -25 градуска кадәр төшүе көтелә. Төнлә Татарстанның кайбер районнарында бераз кар яварга мөмкин һәм буран саклана, ул вакытта күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана, шулай ук көчле җил, тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр, дип яза «Татар-информ».
Салкынайту сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә республикада яшәүчеләргә саклык чараларын үтәргә киңәш иттеләр.
Мич җиһазларын һәм электр җылыткычларын файдаланганда, мичне артык кыздырмагыз, янып торган мичләрне күзәтүсез калдырмагыз, шулай ук аларны карауны балаларга тапшырмагыз. Өшемәс өчен урамда юешләнмәскә һәм туңмаска, яхшы тукланырга һәм җылы киенергә кирәк. Хәрәкәтләнергә комачауламый торган күп катлы кием кияргә тәкъдим ителә.
