Зәйдәге йортларның берсендә яшәүчеләр үз ишегалларын кардан чистартырга чыккан
Зәйдә күпкатлы йортларда яшәүчеләр арасында үз ишегалларын чистартырга чыгучылар да бар. Октябрь урамының 7нче йортында яшәүчеләр ишегалды җыештыручының үзенә генә кар чистарту авыр булуын аңлап, аңа ярдәм итәргә булган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Кулларына көрәк алып кар чистартучылар бердәм эшләүнең күңелле дә, җиңел дә булуын әйтәләр.
Башкалар да алар үрнәгендә бу эшкә кушылсын иде, диелгән хәбрәдә.
