Сеченов университеты студентлары Рөстәм Миңнехановны «Туган як» җыры белән озатты
И.М.Сеченов исемендәге дәүләт медицина университеты студентлары, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны озатканда, «Туган як» җырын башкарды. Әлеге видео Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналда чыкты.
«Хәзерге вакытта медицина уку йортында Татарстан Республикасыннан 197 студент белем ала. Университетта Татарстан якташлыгы оештырылган, ул Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы составына керә», - диелә хәбәрдә.
Татарстан Рәисе югары уку йортында кичә булды, ул биредә студентлар белән очрашты. Сәфәр барышында шулай ук университет һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгы арасында хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.
