Добавить новость
123ru.net
World News
Ноябрь
2023

Лениногорск «Чишмә» иҗат берләшмәсе 65 еллык юбилеен билгеләп үтте

0

Лениногорск шәһәренең Н.М.Кудашев исемендәге музыка мәктәбендә кайчандыр бөтен Татарстанга үзен таныткан «Чишмә» иҗат берләшмәсе 65 еллык юбилеен «Чишмәләр ургылып аксыннар» дигән әдәби-музыкаль кичә итеп үткәрде. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

«Чишмәлеләрне» котларга Казан, Яр Чаллы, Әлмәт язучылары, шагыйрьләре килгән иде. Алар арасында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Шәмсия Җиһангирова, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, язучы Рафис Корбан, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев, Татарстан Язучылар союзының Әлмәт бүлеге язучылары һәм аның рәисе Рәфкать Шаһиев һәм башкалар килде.

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова аларга саекмас иҗат чишмәсе теләде, истәлекле бүләк тапшырды. Шәмсия Җиһангирова Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән «Чишмә» әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

«Мин ерак юл булгач, Лениногорскига иртәрәк килдем һәм гимназия белән танышып чыктым. Нинди нурлы йөзле, саф татарча сөйләшүче балалар белән очрашырга туры килде. Димәк, сездә тел яшәчәк», - диде.

Фото: http://zamansulyshy.ru/

Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин фикеренчә, әдәби мохитне тудыра алырга кирәк. Ул булмаса, күп кеше үзенең нәрсәгә сәләтле булуын белмәс иде, диде. «Күп кенә язучыларыбызның иҗатлары «Чишмә»дә чыныгу алган, үзләре биредә канат ярган. Шамил Бикчурин, Җәүдәт Дәрзаман, Әнвәр Шәрипов һ.б», - диде. Ул шулай ук Татарстан Язучылар берлегеннән Рәхмәт хатларын «Чишмә» әгъзаларына тапшырды.

«Чишмә» берләшмәсе шагыйрьләрне һәм язучыларны гына рухландырмаган, рәссам Мөдәррис Минһаҗев та Лениногорскида яшәгәндә «Чишмә»дән көч-дәрт алуын әйтте, шигъри дөнья үзенә тарткан, ул хәзер дә безнең шагыйрьләр: Таһир Шәмсуаров, Рәшит Шиһап шигырьләрен татар мохитендә сөйләп, тарата.

Бүгенге көндә иҗат эше белән янып-көеп йөрүче 23 кеше «Чишмә» әдәби берләшмәсендә тора. Араларында шагыйрьләр, композиторлар, укытучылар бар.

1958 елның октябрендә Лениногорск шәһәренә яңа гына күчеп килгән яшь язучы һәм журналист Шамил Бикчурин әдәби түгәрәк оештырып, аның беренче утырышын уздырган, шулай итеп аңа нигез салынган. «Чишмә» аның исемен йөртә. 65 елда «Чишмә»дән 24 профессиональ язучы чыккан. Бүгенге көндә «Чишмә» берләшмәсенең 17 язучысы – Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары. Хәзерге вакытта берләшмәне халык мәгарифе отличнигы, Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаров җитәкли.

Фото: http://zamansulyshy.ru/






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net