Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2023

Альберт Борһанов: Шәхесләр никадәр күбрәк булса, милли горурлык шулкадәр көчле була

0

Татарстанның «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов шәхесләрне таныту аркылы халыкның милли горурлыгын күтәреп булуын әйтте.

"Милләтне шәхесләр аркылы танытып була. Шәхесләр никадәр күбрәк булса, халыкнын милли горурлыгы шулкадәр көчле була. Шәхесләребезне ешрак искә алмасак, аларны башка милләтләр үзләштерергә мөмкин. Безнең мәдәни мирасны тартып алырга теләүчеләр булды. Бөек шәхесләребезгә багышланган конференцияләр үткәрү, аларның тормыш юлын, иҗатын, милләткә керткән өлешен өйрәнү, китаплар язу, истәлек такталары кую, музейлар ачу һәм шул музейларга йөрү - мирасыбызны саклау өчен бик мөһим", - диде Альберт Борһанов "Татар-информ" хәбәрчесенә IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумының пленар утырышында.

Форумның пленар утырышы Оренбургның Надежда Крупская исемендәге китапханәсендә уза. Программага төбәк тарихына багышланган 60лап доклад кергән. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән 100гә якын кеше катнаша. Аларның күбесе Татарстаннан һәм Оренбург өлкәсеннән. Мөхтәррәм кунаклар арасында Муса Җәлилнең беренче кызы Люция Җәлилова да бар.

Сулдан беренче - Люция Җәлилова

Фото: © Рифат Каюмов

28 сентябрьдә әлеге форум кысаларында Оренбург өлкәсе Саракташ авылында конференция узды. Биредә Оренбург өлкәсенең юкка чыккан татар авыллары турында чыгышлар булды. Авылларны барлау, аларның тарихын өйрәнү - төбәкчеләрнең төп миссиясе.

"Төбәкчеләр форумын без татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә үткәрәбез. 9нчы форум Оренбург өлкәсендә, Магнитогорскида һәм Казахстанда үтә. Былтыр Пермь, Свердловск, Чиләбе өлкәләрендә булдык. Соңгы елларда төрле төбәкләрдә 200дән артык конференция үткәрдек", - диде Альберт Борһанов.

Төбәкчеләр җәмгыяте Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында 2013 елда эшли башлаган. Хәзер ул Россия буенча 108 оешманы берләштерә. Алар күбрәк Идел буе, Урал төбәкләрендә, Көнбатыш Себердә тупланган.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net