Добавить новость
123ru.net
World News
Сентябрь
2023

Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлилова беренче тапкыр әтисенең туган төбәге Оренбургка кайтты

0

Бүген Муса Җәлилнең беренче кызы Люция Җәлилова тәүге тапкыр әтисенең туган төбәге Оренбургка кайтты.

«Кәефем әйбәт. Бүген иртән Санкт-Петербургтан кайттым. Оренбургта беренче мәртәбә. Әтиемнең туган җирен, туган авылын, ул укыган «Хөсәения» мәдрәсәсен күрергә, ул йөргән урамнардан узарга, аның һәйкәленә чәчәкләр салырга телим. Шундый теләкләр, хис-тойгылар белән кайттым. Үземне бәхетле тоям. Минем өстә әтиемнең канаты җәелеп тора, ул мине йөртә кебек тоела», - диде Люция Җәлилова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Люция Җәлиловага 87 яшь. Ул татарча иркен аралаша. Люция ханым бүген IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумында катнаша. Форумда төрле төбәкләрдән җыелган төбәкчеләр татар авыллары тарихы, шәхесләр белән таныша, фикер алыша. Әлеге чарада шулай ук Оренбург өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге катнаша.

Оренбург өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илдус Дәүләтов Люция Җәлиловага чәчәк бәйләме һәм Оренбургның данлыклы мамык шәлен бүләк итте.

Илдус Дәүләтов

Фото: © Рифат Каюмов

  • Люция Муса кызы Җәлилова 1936 елның 18 маенда Ташкентта туган, Мәскәү кинематография институтын тәмамлаган кинорежиссер.
  • «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов мәгълүматлары буенча, әнисе ― Зәкия Садыйкова Казанда типографиядә эшләгән, үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөргән, шигырьләр дә язган, мөхәррире Муса Җәлил булган «Октябрь баласы» журналына, Мәскәүгә юллаган. Шигырьләре Муса Җәлил белән танышуга сәбәп була. 1936 елда Муса Җәлил Мәскәүгә киткәч, юллары аерыла. Люциягә 6 ай булган вакытта, Муса Җәлил Идел аръягына чыгып, шунда кызын беренче мәртәбә кулларына алган, алар кабат аралаша башлый. 1940 еллар башында Зәкия Садыйкова Татарстан өлкә комитетында эшләүче Галимҗан Шәфиевка кияүгә чыга, ире шигырь язудан тыйгач, тәрҗемә белән шөгыльләнә.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net